news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Шәһәр халкына газ өчен акчаларын кайтаралар

Шәһәр халкына газ өчен акчаларын кайтаралар

(Казан, 29 декабрь, «Татар–информ», Ирина Игнатьева). «Казан шәһәре газ идарәсе» куллану–җитештерү идарәсенең район бүлекчәләре белгечләре гыйнвар башыннан йорт эчләрендәге газ җиһазларын инвентаризацияләү максатыннан һәр фатирда һәм шәхси торак йортта булачак. Әлеге эш 10 февральгә кадәр дәвам итәчәк.

«Казан шәһәре газ идарәсе»нең хәзер фатирларда иске газ җиһазларын яңаларга алыштыру мөмкинлеге юк, хуҗалар моны үзләре эшли. Әмма фатирда яңа газ плитәсе һәм колонка пәйда булса, аны документлар ярдәмендә теркәү зарур. Газчылар әнә шул эш һәм бурычлылар белән аңлашу максатыннан йөриячәк. Газ торбаларына законсыз тоташканнарны зур күләмдә штрафлар көтә. Дөрес зәңгәр ягулык өчен алдан түләп куеп, үзләре командировкаларга китүчеләр дә бар, гаилә составы кимү очраклары да күзәтелә. Мондый хәлләрдә газ идарәсе хезмәткәрләре яңадан исәпләүләр үткәрә.

news_right_1
news_right_2
news_bot