Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Шәһәр Думасының XXVI сессиясендә Казанда җинаятьчелек һәм хокук сакчылыгы проблемалары кузгатылды
Тиешсез урыннардагы сәүдә итү мәсьәләсен тамырдан үзгәрттек дип алдагы 2 айдан әйтерлек булсын – Илсур Метшин
(Казан, 11 ноябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Казанда быел 9 айда теркәлгән җинаятьләр саны соңгы 5 елда иң азы, 2009 елдагыдан 2 тапкырга кимрәк булып чыккан – 15549 очрак. Хәзерге вакытта Татарстан башкаласында җинаятьчелек дәрәҗәсе 10 мең кешегә 121 җинаять туры килә. Гомумән алганда, җәмәгать урыннарында кылынган җинаятьләр саны былтыргы 9 айдагыдан 9 процентка кимегән, мисалга, талау очраклары 36 процентка, талау нияте белән һөҗүм итүләр 20 процентка, җәмәгать урыннарында кесәгә керүләр, хулиганлыклар 23 процентка һ.б.
Бүген Казан шәһәре Думасының XXVI сессиясендә башкалада хокук сакчылыгы эшчәнлеге буенча хисабында шул хакта сөйләгән Россия ЭЭМның Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсе җитәкчесе Валерий Красильников фикеренчә, җинаятьчелекнең кимүе - шәһәр халкы өчен дә, килгән кунаклар өчен дә куркынычсызрак булуына дәлил. Урамнарда кылынган җинаятьләрне ачу 4 процентка артып, 31 процентка җиткән һ.б. Арада урамнарда кылына торган җинаятьләрнең өчтән берен автомобиль урлау яки куалап алып китү тәшкил итә – бу башкала өчен җитди проблема, дип депутатлар игътибарын юнәлтте ул. Кузгатылган проблемалы мәсьәләләр арасында эчүчелекне атап, быел 9 айда 17 мең протокол төзелгән һәм бу былтыргы шушы ук вакыттагыдан 6 меңгә артык, исерекләр кылган җинаятьләр (1143) 8,5 процентка һәм исерек хәлдәгеләргә каршы кылынганнары 20 процентка артты, эчүчелек баткаклыгына бата баруга каршы ниндидер җитди чаралар кирәк, дип басым ясап әйтте. Шәһәрдә хокук тәртибе сагында полициянең терәк (опорный) пунктларының роле зур, аларның булганнарына ремонт кирәк, өстәп, тагын 11не ачуга ихтыяҗ бар, чөнки шәһәр үсә бара, ә җәмәгать тәртибен җәмәгатьчелек ярдәменнән башка гына урнаштыру авыр, дип, Валерий Красильников тагын бер проблеманы күтәрде.
Гомумән алганда, Казан полициясе быел 1405 тапкыр демонстрация, пикет һ.б. төрле иҗтимагый-сәяси, шулай ук мәдәни, спорт чараларында җәмәгать тәртибе сагында торып, куркынычсызлык тәэмин иткән, полиция хезмәткәрләренең 90 проценты, ягъни 4,5 меңе Универсиада вакытында җәмәгать тәртибе сагында торган, урамнарда һәм юлларда, спорт объектларында куркынычсызлык тәэмин иткән һ.б.
Шулай да, җәмәгать урыннарында кылынган җинаятьләрнең һәм хокук бозу очракларының 20-25 проценты видеокамералар яздырган материаллар буенча ачыла, шул рәвешле, видеокүзәтү камералары хокук бозу очракларын ачуда җитди ярдәмче-дәлил булып тора, диде В.Красильников һәм иң эре сәүдә үзәкләренең икесеннән генә дә быел 300дән артык әйбер урлау очрагы булуын белдереп, бизнесның социаль җаваплылыкны оныта төшүен тәнкыйтьләде. Бу мәсьәләдә соңыннан депутатлар арасыннан, бизнес вәкилләрен видеокамералар куярга этәрү буенча шәһәр күләмендә кызыксындыру-бүләкләү кебек нәрсә дә булса эшләргә кирәк, дигән тәкъдимне сессиягә җитәкчелек иткән мэр һәм Дума рәисе Илсур Метшин кире кагып, бизнес социаль җаваплылыкны тоярга тиеш, ахыр чиктә, бу аларның хезмәткәрләренә, ишегалларында исә гаиләләренә дә кагыла, алар үзләре дә соң кайта, димәк, - бу һәркемгә кагыла: видеокамералар шәһәрдә күбрәк буган саен, куркынычсызлык шуның кадәр арта, видеокүзәтү алып барыла, дигән язу гына да профилактик чара булырга, җинаять кылырга яки хокук бозарга уйлаганны ниятеннән кайтырга мәҗбүр итәргә сәләтле, диде.
В.Красильников хисап чыгышында белдергәнчә, республика башкаласында мигрантлар мөнәсәбәтендә эчке эшләр органнары тарафыннан гына да, ягъни миграция федераль хезмәтеннән тыш, 7,5 меңнән артык хокук бозу очрагын ачыклаган һ.б. Ләкин депутатлардан, Чехов базарына асфальтта сәүдә итүләргә каршы рейдка чакырылган участковыйның килмәве, Идел буе базарында да шундый ук башбаштаклык кайчаннан бирле күзәтелүе, 500-1500 сумлык штраф сатучыларның чабуыннан тотарлык түгеллеге, бу “асфальт сәүдәсе” мәсьәләсен хәл итү юнәлешендә полициянең читкә тайпылуы аңлашылмый, мөрәҗәгатьләр буенча эшләвегез сүлпән, кебек тәнкыйтьләр булды. Шушы мәсьәләдә шәһәрнең полиция башлыгы В.Красильников, Казанда полициягә мөрәҗәгать итүләр саны Чаллыдан 3 тапкырга артык – быел 9 айда 43 мең, чыннан да, Казан гарнизонының кулы җитеп бетми, дип таныды.
Шәһәр башлыгы И.Метшин монысында, тиешсез урыннардагы сәүдә итүгә каршы безгә бергәләп – полициягә шәһәр Башкарма комитетының административ-техник инспекциясе белән берлектә көрәшергә, бурыч-максат куярга кирәк, халыкка, личный состав җитми, дип җаваплап булмый, гомумән, алдагы 2 айдан, без бу мәсьәләне тамырдан үзгәрттек дип әйтерлек булсын, диде. “Әйтерсең лә сатып алыр урын юк та, сатарлык сәүдә мәйданнары юк... Гомумән, безнең милиционерлар алмаган үрләр юк - тырышыйк”, - диде И.Метшин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз