news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^Шәһәр Думасына узачак сайлауларга мөнәсәбәтле рәвештә Казан милиция гарнизонының 300 хезмәткәре тәүлек буе эшләүгә күчәчәк

^Шәһәр Думасына узачак сайлауларга мөнәсәбәтле рәвештә Казан милиция гарнизонының 300 хезмәткәре тәүлек буе эшләүгә күчәчәк

(Казан, 11 март, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Бүген көндезге сәгать 2дә Казан милиция гарнизонының 300 хезмәткәре иртәгә Ваһапов, Кабан арты һәм Сафиуллин сайлау округларында узачак Казан шәһәр Думасына узачак өстәмә сайлаулар булачак урыннарда тәүлек буе хезмәт итүгә күчәчәк.

Бүген милиция хезмәткәрләренә сайлау участокларын тикшереп кенә калмыйча, алар тирәсендә урнашкан өстәмә биналарны да печатьләп куячак. Өстәвенә, милиционерлар сайлау комиссияләренең сайлау уздыру урыннарына бюллетеннар алып барачак автомашиналарны да җентекләп тикшерәчәк. Шулай ук Казанның бөтен районнарында көчәйтелгән оператив-тикшерү төркемнәре оештырылачак. Казан Эчке эшләр идарәсендә Идарә итү үзәге төзелгән, ул урыннардагы оператив төркемнәрнең эшен координацияләп торачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot