news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Шәһәр бюджетына керемнәрдән алынган салым 40 прецентка арткан
Эшмәкәрләр керемнәрен яшереп, киләчәктә хәерче пенсионерларның санын арттырырга тиеш түгелләр, ди мэр И.Метшин
Скопировать ссылку
(Казан, 19 май, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова.) Соңгы 2 елда «соры» хезмәт базары 20 мең кешегә кимеде, дип белдерде бүген Икътисади үсеш комитеты рәисе Азат Шәрәпов Казан мэриясендә үткәрелгән «дүшәмбе киңәшмәсе»ндә чыгыш ясаганда. «Ләкин бу 2010 елга кадәр каралган ТР социаль-икътисади үсеш программасында күз алдында тотылгандагыдан кимрәк. Чөнки программада һәр елны «соры» хезмәт базарын 10 процентка киметү күздә тотыла», - диде ул.
А.Шәрипов сүзләренчә, 2007 елда территориаль комиссиянең 190 утырышы булып, анда предприятие һәм оешмаларның 5519 җитәкчесе белән сөйләшүләр үткәрелгән, 2008 елның 4 аенда булган 50 утырышка әлеге мәсьәлә буенча 648 җитәкче чакырылган һәм шәһәр буенча 2355 тикшерү эше башкарылган (шуларның 80е – прокуратура хезмәткәрләре һәм ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе белән берлектә). Рәсми булмаган хезмәт базары белән бәйле эшләрдә профилактика үткәрү уңай нәтиҗә бирә, дигән фикердә ул. «Казан гарнизоны милициясенең икътисади җинаятьләргә каршы көрәш бүлеге көче белән генә дә 582 хуҗалык итүче субъект тикшерелеп, 245 административ хокук бозу очрагы табылды һәм 150 кеше административ җаваплылыкка тартылды», - ди комитет рәисе. Азат Шәрипов «соры» хезмәт базарына каршы алып барылган көрәштә чит илләрдән килгән гражданнарның шәһәргә килү режимын миграция контролендә тотуны атый. Аның сүзләренчә, теркәү уздырмый һәм тиешле рәсми кәгазьләрне тутырмый гына мигрантлар һәм Россия гражданнарын төзелештә эшче көчләр итеп кулланулары, аларны ялган фирмаларда средстволарны «тере» акча итеп әйләнешкә кертүдә файдаланулары күп тапкырлар раслана тора. «Соры» хезмәт базарында күзәтелгән үзгәрешләр хакында чыгыш ясап, Азат Шәрипов әнә шушы мәсьәләләргә тукталды.
Аппарат киңәшмәсен алып барган мэр Илсур Метшин: «Эшмәкәрләр керемнәрен яшереп, киләчәктә хәерче пенсионерларның санын арттырырга тиеш түгелләр. Хезмәт хакын конвертларда бирү системасы күренеш буларак бетерелергә тиеш, без бу мәсьәләдә көрәшне дәвам итәчәкбез», - дип ассызыклап әйтте. Аның сүзләренчә, шәһәр бюджетына керемнәрдән алынган салым 40 прецентка арткан. Бу исә Казан муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты, салым инспекциясе, прокуратура һәм хезмәт инспекциясенең тыгыз хезмәттәшлеге нәтиҗәсе.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot