news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәһәр башлыкларын турыдан-туры сайлау турында закон проекты кире кагылды

Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин бу закон проекты хупланмаганын билгеләп узды.

Шәһәр башлыкларын турыдан-туры сайлау турында закон проекты кире кагылды
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 20 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Дәүләт Советы утырышында "Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында" Татарстан Республикасы Законының 22 hәм 24 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында" 405-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты каралды. Ул шәһәр хакимиятләре башлыкларын турыдан-туры сайлауга кагылышлы иде. Закон проектын депутатлар Хафиз Миргалимов, Артем Прокофьев, Александр Комиссаров әзерләгән.

Закон проекты муниципаль районнарның вәкаләтле органнарын формалаштыру тәртибен, муниципаль район башлыкларын сайлау тәртибен билгеләүне, күбрәк мөстәкыйльлек бирүне күз алдында тота. Артем Прокофьев әйтүенчә, закон проекты Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама шәһәрләре башлыкларын, яшерен тавыш биреп, гомумкүләм тигез hәм турыдан-туры сайлау хокукы нигезендә сайлап куюны күз алдында тота. Ә хәзер исә, Татарстан Республикасы муниципаль районнары башлыкларын турыдан-туры сайлау тыелган. Алар җирле совет тарафыннан билгеләп куела. Артем Прокофьев сүзләренә караганда, кайбер ведомстволар бу закон проектына карата фикерен белдергән. “Прокуратурадан хокукый характердагы кисәтүләр юк. Юстиция министрлыгы шәһәр башлыкларын сайлап кую тәртибен үзгәртүгә аргументлар җитәрлек булмавын билгеләп узды. Шәхсән без бу контраргументны кире кагабыз”, - дип белдерде депутат.

Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин комитетның бу закон проектын хупламаганын билгеләп узды. “Үзидарә турында сөйләгәндә, без аның үз-үзен тәэмин итә алырлык мөстәкыйльлеге турында сүз алып барырга тиештер. Җирле үзидарә органнары турында законга үзгәрешләр кертергә теләгәндә, башта шул хакта уйларга кирәктер. Җирле үзидарәнең мөмкинлекләрен чикләү турында сүз алып бармыйбыз. Аларның мөстәкыйльлеген ныгыту өчен, җирле үзидарә турында законның Россия Федерациясе Бюджет кодексы һәм Салым кодексы белән тәңгәллеген карарга кирәк. Бу – төп әйбер. Җирле үзидарәнең бүгенге структурасы бөтен Россия Федерациясе өчен үрнәк булып санала”, - дип ассызыклады Альберт Хәбибуллин.

Нәтиҗәдә, 60 парламентарий закон проектын кире какты, 15 депутат кире кагуга каршы булуын белдерде.

"Татар-информ" бүгенге сессия вакытында Фәрит .Мөхәммәтшин депутатлардан демагогия өчен парламент трибунасын файдаланмаска сорады, дип хәбәр итте. Утырышта шулай ук чыгыш ясаган Артем Хохорин Эчке эшләр министрлыгының күрсәткечләре соңгы 20 елда иң югары дәрәҗәдә булуын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100