Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
^Шәмсия Җиһангирова юбилеена багышланган әдәби кичә узды
^Шәмсия Җиһангирова юбилеена багышланган әдәби кичә узды
(Казан, 15 апрель, “Татар –информ”, Раушания Җиһаншина). Кичә, 14 апрель көнне Язучылар берлегенен Тукай клубында Татарстаннын атказанган сәнгать эшлеклесе “Яна гасыр” радиосы баш мөхәррире, “Хәерле иртә”, “Шигырь уты йөрәгемдә” исемле тапшыруларының авторы – шагыйрә Шәмсия Җиһангированын юбилее унаеннан, шигъри – музыкаль кичә уздырылды .
Шәмсия Җиһангирова 1951 елны Мөслим районында дөньяга килә. Ул “Төсле моң” (1985), “Балачак кая китә” (1989) исемле шигырь җыентыклары, “Яшел гармун” (1987), “Мәһәббәт бизмәне” (1998) исемле повесть һәм хикәяләр китаплары авторы. Аның сүзләренә язылган җырлар да киң таралган. 1993 елда Габделфәт Сафин башкаруында “Ак күлмәгем” җыры белән елнын ин популяр шагыйрәсе итеп таныла. “Җирсү” җыентыгы шул елны ин күп сатылган китап була. 1996 елда аңа ТРнын атказанган сәнгать эшлеклесе исеме берелә. Кичә барышында автор үзенен шигырьләрен укыды, нәфис сүз остасы Әлфия Хәбибуллина шагыйрәнен әтисенә багышланган шигырьләреннән һәм “Яшел гармун” повестеннән композиция тәгъдим итте .
Татарстан Язучылар рәисе урынбасары Өлфәт Закирҗанов авторга Язучылар берлеге исеменнән котлаулар җиткерде. Татарстаннын халык артисты Римма Ибраһимова, яшь җырчы Артур Бәдретдинов юбилярнын җырларын башкарды, ә нәни кунаклар исә авторнын шигырьләрен сөйләделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз