Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Шәмсетдинова: Алтай, телеут, хакаслар җанисәп вакытында үзләрен татар дип яздыра
«Төрле дингә карасалар да, бу халыклар Искер җирлегенә килгәч, безнең белән бергә дога кыла», — ди Луиза Шәмсетдинова.
(Казан, 8 апрель, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Алтай, телеут, хакаслар халык санын алганда үзләрен татар дип яздыра. Бу хакта «ТНВ» каналының «Татарлар» тапшыруында Төмән өлкәсенең «Мирас» татар төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Луиза Шәмсетдинова әйтте.
«Алтай, телеут, хакаслар Себер татарлары кебек сөйләшә. Алар җанисәп вакытында үзләрен татар дип белдерә. Төрле дингә карасалар да, бу халыклар Искер җирлегенә килгәч, безнең белән бергә дога кыла», — дип сөйләде Луиза Шәмсетдинова.
«Мирас» оешмасы җитәкчесе Себер татарлары яшәгән җирләрнең һәм андагы тормышның нык булуын әйтте. «Рус халкы белән аралашу күзәтелсә дә, Себер татарларында үзаң көчле», — ди ул.
- Искер шәһәре Себер ханлыгының башкаласы булган. Бүгенге көндә Искер - тарихи мемориаль комплекс.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз