Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Шәмәрдәндә вакытлыча телерадиотапшырулар өзелеп торачак
Аларны өзү антенна-фидер җайланмаларын планлы төзекләндерү эшләре белән бәйле.
(Казан, 28 май, "Татар-информ"). 29 майдан 1 июнь көннәрендә 9.15-17.00 сәгатьләрдә Шәмәрдән авылында теле - һәм радиотапшырулар өзелеп торачак. Бу хакта Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәтнең Татарстан Идарәсе хәбәр итә.
Аларны өзү антенна-фидер җайланмаларын планлы төзекләндерү эшләре белән бәйле.
Моның белән бәйле рәвештә вакытлыча "Беренче канал", "НТВ", "Россия 1", "Матч ТВ", " Татарстан – Яңа Гасыр" һәм беренче һәм икенче мультиплекслар программасы; "Радио России", "Татарстан – Яңа гасыр" радиосы" эшләүдән туктап торачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз