news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Шәмәрдәндә балаларга бишенче тапкыр Гает бәйрәме оештырыла
Былтыр бәйрәмдә 500 бала катнашкан.
Скопировать ссылку
(Казан, 7 июнь, "Татар-информ"). 15 июнь көнне Саба районы Шәмәрдән бистәсе Мәдәният йортында балалар өчен Гает бәйрәме узачак. Бертуган Энҗе һәм Мәдинә Әбсәләмовалар бәйрәмне бишенче тапкыр оештыра.
Беренче Гает бәйрәмендә 25 бала катнашса, узган ел аларның саны 500 гә җиткән.
"Апалар ел буе балаларга бәйрәмне оештырыр өчен тырыша. Казанның кибетләрен бүләк алабыз дип бушатып бетерделәр бугай. Гает көнен татары да, урысы рәхәтләнеп бәйрәм итә. Күңелле узгач, балалар ул көнне көтеп ала", - диелә хәбәрдә.
Бәйрәмне танылган шоу-мен Гамил Нур алып барачак.
“Күп кенә балалар гает бәйрәмен коймак пешерү бәйрәме дип кенә белә. Гамил Нур да балаларга үгет-нәсыйхәт сөйли. Балалар Яңа елны гына түгел, безнең бәйрәмне дә көтеп торуларын телибез”, - дигән иде Энҗе Әбсәләмова узган ел "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot