Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Шәмәрдән лицеенда компьютерга өйрәнү курслары узган өлкәннәргә сертификатлар тапшырылды
Укулар башкарма комитет җитәкчесе карары нигезендә булдырылган "Өченче буын университеты" программасы кысаларында оештырылды.
(Саба, 15 июнь, "Татар-информ", "Саба таңнары"). Узган атнада Шәмәрдән лицеенда компьютерга өйрәнү курслары узган өлкәннәргә сертификатлар тапшырылды, дип яза җирле басма.
Укулар башкарма комитет җитәкчесе карары нигезендә булдырылган "Өченче буын университеты" программасы кысаларында оештырылды. Белем алу өч юнәлештә барды. Барысы 16 даими тыңлаучы хокук нигезләрен, салым, пенсия кануннарын, мирас итү тәртибен өйрәнде. "Сәламәт яшәү рәвеше" курсын үткән 15 тыңлаучы табиблардан төрле авыруларны дәвалау һәм профилактикалауга кагылышлы мәгълүмат алды. Ә Саба гимназиясендә һәм лицейда компьютерга өйрәнү курсларына 52 пенсионер йөрде. Мәгъсум Галиуллин һәм Нурфия Рахманова белемнәрен республика пенсионерлары бәйгесендә күрсәтте. Өлкәннәргә "Актив озын гомер" сәясәте чараларына кушылырга спорт нык булыша. Әле күптән түгел генә Рәшит Кәримов җитәкчелегендә район пенсионерлар командасы "Өченче яшь" республика спартакиадасында катнашып, ярышларның 4 төрендә призер булды.
Хәзерге вакытта 2018-2019 уку елына компьютерга өйрәнергә теләүчеләрдән яңа төркем туплана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз