Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ш.Мәрҗани юбилее уңаеннан конференциядә мөселманнарның берләшү ихтыяҗы хакында сүз булды
Резолюциядә заманча каршылыкларның "динне сәясиләштерүдән килеп чыгуы" турында әйтелә.
(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). Казанда Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел булу уңаеннан «Россия мөселманнарының дини-илаһият мирасы: тарих һәм бүгенге заман» дип исемләнгән халыкара фәнни-гамәли конференция үз эшен тәмамлады. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Конференциядә катнашучылар резолюция кабул итте. Документта, аерым алганда, динне сәясиләштерүнең көчәеп китүе һәм шул уңайдан «Россия өммәте алдында яңа каршылыклар барлыкка килүе» турында әйтелә. «Аларга без бары тик бердәм булганда гына җавап кайтара алабыз. Шуңа күрә лидерларыбыз - Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан Россиянең рухи мәйданы суверенитетын саклап калу максатыннан түбәндәге мәсьәләләр беренчел итеп билгеләнде: Россия мөселманнарының дини-илаһият традицияләрен һәм мирасын торгызу, традицион исламның абруен күтәрү, үзебезнең дини-илаһият мөселман мәктәбен яңартуны тәэмин итү һәм мөселман руханиларының җәмгыятьтәге абруен тану», диелә резолюциядә.
Моннан тыш, конференциядә бүгенге заманның глобаль каршылыклары алдында мөселман җәмгыятен берләштерү, конфессияара һәм милләтара татулык моделен саклау һәм ныгыту, традицион дини мирасны торгызу, бу өлкәдә илебез тәҗрибәсен тирәнтен өйрәнү һәм анализлау аша төрле радикаль агымнарга каршы тору зарурлыгы искәртелде.
«Россиянең төп өлешендә традицион ислам өчен нигез булып торган татар дини-илаһият мирасын өйрәнү аеруча зур әһәмияткә ия, - диелә резолюциядә. - Үзенең бай рухи хәзинәсенә һәм дини мәгарифне үстерүнең күпгасырлык тәҗрибәсенә таянып, традицион ислам киләчәктә Россиянең рухи даирәсендә тотрыклылыкны саклауга өлеш кертәчәк һәм аны бөтендөнья мөселман җәмгыятендә танытуга китерәчәк».
Шуларны истә тотып, конференциядә катнашучылар Россия өммәте тормышында гражданлык, милли һәм дини факторларны берләштерү механизмын эшләү; татар дини мирасын торгызу, өйрәнү, тәрҗемә итү аша традицион исламның тоткан урынын ныгыту буенча эшне көчәйтү; үзебезнең галимнәр, дин әһелләре һәм мәгърифәтчеләренең хезмәтләрен мөселман мәгарифе системасында киң кулланышка кертеп җибәрү турында тәкъдимнәр кабул итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз