news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ш.Мәрҗани туган Ябынчы авылының зираты чистартылды

Өченче ел рәттән бу өмә шушы авылдан чыккан кешеләр инициативасы һәм Комыргуҗа авыл җирлеге, “Шахтер” хуҗалыгы ярдәме белән башкарыла.

(Казан, 6 июнь, “Татар-информ, “Әтнә таңы”, Фәридә Хәсәнова). Мәртәбәле Ш.Мәрҗани туган авылда кыш көне яшәүче юк инде, ә җәен бакча тотучылар белән берлектә 39 хуҗалык көн итә. Комыргуҗа җирлеге Ябынчыда туган кешеләр белән берлектә авылны төзекләндереп тота. Зират өмәләре дә өченче ел рәттән шушы авылдан чыккан кешеләр инициативасы һәм Комыргуҗа авыл җирлеге ярдәме белән башкарыла, - дип яза район газетасы сайты.

Зиратта өмә ясауның төп максаты - зират эчен агачлардан арындыру, әйләнәсен койма белән әйләндереп алу. Соңгысы инде 50 % ка башкарылган. Финанс яктан бу коймаларны төзекләндерү үзара салым программасына нигезләнгән.. Зират өмәсендәге эшне башлап йөрүчеләр: Әтнәдә яшәүче Латыйпова Талия һәм Казанда гомер итүче Вәлиуллина Майсәрә. Талия апа оештыру эшләрен үз өстенә алса, Майсәрә апа финанс мәсьәләләрен төгәл итеп алып бара.

Өч ел дәвамында, елга ике-өч тапкыр өмә үткәрелә. Елның-елында өмәдә катнашып кына түгел, катнашучыларны үзләренең инструментлары, пычкылары белән тәэмин итүчеләр бар: алар Ябынчы авылыннан чыккан Галимжанов Айрат, Баһавиев Харис абыйның уллары, кызлары, Исмәгыйлев Габделхак уллары Рәис, Радик, Габдрахманов Мидехәт балалары, Гәлиәхмәтовлар нәселе, Хөрмәтов Данис (Ябынчы авылы кияве), башлап йөрүчеләрнең берсе Илдар абый, Хәбибуллин Наил, Яруллин Дамир һәм башкалар.

Өмәдә катнашучыларга Комыргуҗа авыл җирлеге башлыгы Әнәс Абдулла улы Хәкимов, “Шахтер” хуҗалыгы җитәкчесе Айназ Габделәхәт улы Хәкимов техника белән ярдәм итте, эшкә өзеклек булмады, тракторчы егетләр дә сынатмады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100