news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында V Халыкара Алтын Урда форумы ачылды

Бу чара М.Усманов исемендәге Алтын Урда тарихын тикшерү үзәге белән берлектә оештырылган.

(Казан, 15 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында “Алтын Урда һәм татар ханлыклары тарихы” V Халыкара Алтын Урда форумы башланды.

Бу чара М.Усманов исемендәге Алтын Урда тарихын тикшерү үзәге белән берлектә оештырылган. Форум кысаларында, пленар утырыштан тыш, Алтын Урда һәм татар ханлыклары тарихы чыганакларын өйрәнү", "Алтын Урда һәм төрки-татар ханлыкларында акча әйләнеше" халыкара фәнни конференцияләре, "Урта гасыр Евразиядә экологик һәм эпидемик фактор", "Бөек Ефәк юлында Алтын Урдf" темаларына "түгәрәк өстәл" утырышлары каралган. 

Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов, форумда катнашучыларны сәламләп, “Дөнья тарихында Алтын Урда” монографиясенең инглиз теленә тәрҗемә ителгәнен, апрель аенда аны Оксфордта тәкъдим итәчәкләрен билгеләп узды. Хезмәт Оксфорд университеты белән берлектә әзерләнгән.

Сәламләү сүзе белән шулай ук Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рушан Аббясов чыгыш ясады.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100