Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ш.Мәрҗани исемендәге ислам мәдәнияте үзәге “Азан тавышы” төбәкара конкурсы уздыра
Ярыш Идел буе федераль округы буенча үткәрелә
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 18 май, “Татар-информ”). Иртәгә, ягъни 19 май көнне сәгать иртәнге 9 да Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге ислам мәдәнияте үзәге Казанның Вахитов һәм Идел буе мөхтәсибәтләре “Азан тавышы” төбәкара бәйгесен уздыра. Идел буе федераль округы буенча үткәрелә торган бәйге “Әл-Мәрҗани” җәмигъ мәчетенә нигез салынуның 250 еллыгына багышлана.
Бәйгедә катнашырга теләк белдергән ир-егетләр яшь буенча чикләнмәгән. Алар жюри тарафыннан 4 яшь төркеменә бүленеп бәяләнәчәк. Иң яхшы азан әйтүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр каралган.
Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз