Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Ш.Мәрҗани елы уңаеннан оештырылган беренче чара Милли музейда узачак
Күргәзмәдә моңарчы күрсәтелмәгән тарихи документлар да тәкъдим ителәчәк, ди проект авторлары.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 11 гыйнвар, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). 16 гыйнварда 14:00 сәгатьтә Татарстан Милли музеенда “Шиһабетдин Мәрҗани һәм аның мирасы” дигән күргәзмә ачыла. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Милли музейның матбугат үзәге җитәкчесе Руфия Мөхетдинова хәбәр итте.
Быел Ш.Мәрҗанинең тууына 200 ел була. Ш.Мәрҗани юбилее уңаеннан чаралар оештыру буенча Татарстан Президентының махсус Указы да чыкты.
Татарстан Милли музее мәгърифәтчегә багышланган проектларны башлап җибәрә. Шиһабетдин Мәрҗани – энциклопедик галим, күпкырлы шәхес. Ул, татар, төрки телләреннән тыш, гарәп, фарсы телләрен камил белгән. Аның гыйльми эшчәнлеге күптармаклы: тарих, фәлсәфә, филология, археология, нумизматика, этнография, география, халык иҗаты һ.б. Мәрҗанинең утыздан артык хезмәт язуы мәгълүм. “Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар” (“Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр”) – Мәрҗанинең татар тарихын чагылдырган иң танылган әсәре. Кыскартылган һәм хәзерге телгә тәрҗемә ителгән тексты 1989 елда басылып чыга.
“Шиһабетдин Мәрҗани һәм аның мирасы” дип аталган күргәзмәдә Татарстан Милли музее фондларында сакланган экспонатлар урын алачак. Галимнең юл сандыгы, китапханәсендәге китаплар, шулай ук 1874 елгы фотографиясе, 1864-1865 елларда Истанбулда эшләнгән шәхси мөһере (печать) дә музей кунакларында зур кызыксыну уятыр, ди проект авторлары.

Шулай ук күргәзмәгә Татарстан дәүләт архивында саклана торган кайбер документлар беренче тапкыр киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителә. Алар Ш.Мәрҗанинең Искеташ мәчеттә һәм Казан татар укытучылары мәктәбендә эшләгәнлеген чагылдыра.
Исегезгә төшерәбез, "Шиһабетдин Мәрҗани һәм аның мирасы" дип аталган күргәзмә Милли музейда 16 гыйнвар көнне 14:00 сәгатьтә ачылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз