news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәледә Равил Гайнетдин исемендәге мәдрәсә ачылды

Шәле – Россия Мөфтиләр шурасы рәисенең туган авылы

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ», Фәрит Шаһидуллин). Шәле авылында яңа ачылган мәдрәсә Равил Гайнетдин исемен йөртәчәк. Шәле – Россия Мөфтиләр шурасы рәисенең туган авылы.
Бүген уку йортын ачу тантанасы булды, анда юбиляр үзе дә катнашты. 25 августта Россиядәге мөселман лидерларның берсенә 50 яшь тулды.
Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакый сүзләренчә, Шәле халкы күптән мәдрәсәгә ихтыяҗ кичергән, чөнки Шәле республикада иң зур татар авылы. Мөселманнар ислам нигезләрен бүгенге көнгә кадәр клуб бинасында өйрәнгән.
Яңа бинага 100дән артык кеше сыя. Дәресләрне ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен дә дәрәҗәле остабикә Мәрьям Садыйкова алып барачак. Мәдрәсә тәмамлаучылар туган авылларында мәгърифәтчелек эшчәнлеге белән шөгыльләнер, Казан һәм Мәскәүнең югары мөселман уку йортларында белемнәрен камилләштерер дип көтелә. Мәскәү мөфтие балаларга үзенең шәхси чапанын һәм чалмасын бүләк итте. Аның киемнәре Шәле авылының мәктәп музеенда сакланачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100