news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәле мәчетләренең ярымайлары төрле якка карап торуның сәбәбе билгеле булды

Бүгенге көндә Шәле авылы халкы иске мәчет эченә кереп йөрми.

Шәле мәчетләренең ярымайлары төрле якка карап торуның сәбәбе билгеле булды
Салават Камалетдинов

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Питрәч районы Шәле авылындагы «Мәрзия» һәм иске мәчетнең ярымайлары төрле якка карап тора. Авыл аксакалы Наил Газыймов нигә шулай булуын аңлатты.

«Кыйбла үзгәрмәгән. Иске мәчетнең ае җилдә борылып йөри. Бер 6-7 ел элек кенә борыла башлады әле ул. Беркетелгән җирләре күгәргәндер, күрәсең. Агачы черегәнме икән инде?.. Мин монда каршыда гына яшим. Тәрәзәдән күреп торам. Салкыннарда бүртеп борыладыр бәлки… Моңа хәтле дөрес якка карап тора иде», — диде ул.

Шәле авылындагы иске мәчеткә якынча 1895 елда нигез салынган. Бүгенге көндә авыл халкы мәчет эченә керми. Җимерелүдән куркалар.

«Борынгы мәчетнең бүрәнәләре черемәгән. Аскы рәтләре генә черек. Аны „угольниклар“ белән беркеткәннәр иде. Шуның белән генә тора ул. Манарасының үзәге бик таза. Эченә кереп йөрмибез. Кергәндә ишек ачканда чыккан тавыш кайтаваз булып яңгырый. Җимерелер дип куркабыз. Йозакка бикләп куйдык», — дип сөйләде «Мәрзия» мәчете имам-хатыйбы Исламгали хәзрәт Мөхетдинов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100