news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Шәле кызының гомерен саклап калу өчен авылдашлары хәйрия концерты оештыра

Гүзәл Ногманова ми яман шеше авыруы белән көрәшә.

(Казан, 12 декабрь, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Шәле авылы халкы Гүзәл Ногманованың гомерен саклап калу өчен хәйрия концерты оештыра. “Минем яшисем килә” дип аталган концерт 13 декабрь көнне Шәле авылы мәдәният йортында узачак.

Гүзәл Ногмановага 6 яшь. Ул пилоидлы астроцитома (ми яман шеше) авыруы белән көрәшә. Гүзәлгә дәваланырга ярдәм итү максатыннан оештырылган хәйрия концертының бәясе – 200 сум. Барлык җыелган акча Гүзәлнең дәвалау курсына юнәлтеләчәк.

Хәйрия сәдакасы бирергә теләүчеләр өчен сәхнәдә махсус тартма да урнаштырылачак.

Башлану: сәгать 19.00.

news_right_1
news_right_2
news_bot