news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
“Шәле–Баулы”магистрале проекты буенча эшне дәвам итүгә быел 759 млн. сум финанслар карала
Агымдагы елның 1 сентябренә булган мәгълүматларга караганда, 364, 584 млн. сумлык эш башкарылган
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Казан, 5 октябрь, “Татар-информ”).“Көнбатыш Ауропа-Көнбатыш Кытай” халыкара транспорт коридорының бер өлеше булачак “Шәле (М-7) –Баулы (М-5)” түләүле автомагистрале төзелеше проекты буенча эшләрне дәвам итү өчен 2009 елга юл эшләре программасында 759,6 млн. сум финанслар каралган. Алар ике чыганактан - Россия һәм Татарстан казналарыннан бүленә. Агымдагы елның 1 сентябренә булган мәгълүматларга караганда, 364, 584 млн. сумлык эш башкарылган. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Түләүле автомобиль юлы төзелеше яңа технологияләр, материаллар кулланып, халыкара стандартлар һәм таләпләргә туры китереп башкарыла. Юл сыйфаты буенча беренче техник категориядәге трассалар исемлегенә кертеләчәк. Юлның озынлыгы, Саескан Тавы ягыннан Кама аша күпергә керү урынын да исәпкә алганда, 294 км га сузыла. Автомагистраль 4 хәрәкәт полосасыннан торачак. “Шәле-Баулы” магистрален 2018 елга кулланышка кертү планлаштырыла. ТР Фәннәр академиясенең Перспектив икътисади тикшеренүләр үзәге эшләгән бизнес-план хәзерге вакытта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында каралган. Әлеге югары тизлекле автомагистраль төзелеше илнең ике мөһим -М-7 һәм М-5 трассаларын тудыран-туры бәйләп, төбәкнең транзит мөмкинлекләрен тулы күләмдә файдаланырга ярдәм итәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2