Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Шәкертләрне ХХ йөз башы өлгесе буенча киендергәннәр
Ильяс хәзрәт Җиһаншин беренче курс шәкертләренә махсус тектерелгән форма тапшырды.
(Казан, 5 октябрь, "Татар-информ"). Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин беренче курс шәкертләренә махсус тектерелгән форма тапшырды. Бу хакта Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мәдрәсәдә татар халкының гореф-гадәтләрен саклауга зур урын бирелә. Россиянең иң зур мөселман галимнәреннән саналган бөек фикер иясе Шиһабетдин Мәрҗани үз заманында: «Өч нәрсә диндә юк, ләкин алар динне саклый: милли кием, милли гореф-гадәт, милли тел», – дип язып калдырган. Мәдрәсәдә менә шуны истә тотып эшлиләр.
Килгән шәкертләргә беренче көннән үк мәдрәсәләргә хас тарихи форма тектерер өчен үлчәмнәр алына. Аның өлгеләре егеменче гасыр башындагы татар мәдрәсәләре формасыннан күчерелгән. Шәкертләр һәрвакыт классик татар түбәтәеннән йөри.
Мәдрәсәдә укучылар шулай ук чалма чорнарга өйрәнәләр, читек киюне гадәткә кертәләр. Беренче көннән үк студентлар татар киеме әдәбенә өйрәнәләр. Бу аларны тәртипкә, чисталыкка, пөхтәлеккә, милли гореф-гадәтләрне хөрмәт итәргә өйрәтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз