news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәкертләр һәм укытучылар «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен реставрацияләүне аңлап кабул итте

Реставрация эшләре татар дин өлкәсе өчен кыйммәтле булган тарихи объектның эшчәнлеген озайтачак.

Шәкертләр һәм укытучылар «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен реставрацияләүне аңлап кабул итте
архив/Михаил Захаров

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең борынгы бинасы уку йортларына куелган таләпләргә туры килми, шуңа күрә персонал һәм укучылар реставрацияләүне аңлап кабул итте. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына мәдрәсә директорының укыту эшләре буенча урынбасары Зөлфәт хәзрәт Гобәйдуллин хәбәр итте.

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә булачак ремонт-реставрация эшләре турында хәбәрдар булган шәкертләр һәм укытучылар бүген дәресләр алып барыла торган бина укыту процессын оештыру өчен гамәлдәге закон нормаларына туры килмәгәнен белә һәм шуңа моны аңлап кабул итте. Ә тулай торак урнашкан бина авария хәлендә», - дип сөйләде Гобәйдуллин.

Спикер, 1825 елда төзелгән «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең тарихи бинасы республика әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты булып тора һәм сүтелергә тиеш түгел, дип искәртте.

«Барлык ремонт эшләре тәмамланганнан соң, бинага тарихи билгеләнешен кайтару планлаштырыла, чөнки хәзер анда тулай торак урнашкан. Реставрация эшләре татар дин өлкәсе өчен кыйммәтле булган әлеге объект эшчәнлеген озайтачак», - диде Гобәйдуллин.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100