news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Шәкертләр бәйрәме" кунаклары Шыгырдан авылында яңа төзелә торган 7нче мәчеттә намаз укыды

“Мөслимә” мәчете Чувашстанда - 46 нчы, Шыгырдан авылында 7 нче мәчет булачак.

(Чуваш Республикасы, 13 август, “Татар-информ”, Алмаз Биккол). Бүген Чуваш Республикасы Шыгырдан авылында 11 нче республикакүләм “Шәкертләр бәйрәме” кунаклары авылның төзелеп килүче 7 нче мәчет бинасында намаз укыдылар.

Өйлә намазына вакыт килеп җиткәндә, кунаклар “Халыклар дуслыгы” паркыннан -  яңа төзелеп килүче “Мөслимә” мәчетенә юл тоттылар. Анда аларны мәчетне төзетүче Минсәет Купкенов каршы алды. Ул кунакларга төзелешнең нинди дәрәҗәдә булганын сөйләде.

“Мөслимә” мәчете Чувашстанда - 46 нчы, Шыгырдан авылында 7 нче мәчет булачак. Төзелеш узган елның октябрь аенда “Шыгырдан авыл икътисади форумы” вәкилләре катнашында башланган иде. Иске татар стилендәге мәчет агымдагы елның октябрь аенда “Шыгырдан авыл икътисади форумы” вакытында ишекләрен ачачак.

Искәртеп үтик, мәчет төзүне башлаганда, киләсе буыннарга юлланган капсула салынган. Россия мөселманнарының дини җыены рәисе, Чувашстан мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов капсула хакында болай дип хәбәр иткән иде: “Капсулага кыскача тарихыбыз турында язылган, үткән буыннарны догадан ташламаска, динебезнең, милләтебезнең туры юлын саклап барырга кирәк дигән эчтәлектәге мөрәҗәгать салынды”, - дип сөйләгән иде ул.

Татарларның үзенчәлекле борынгы стилендә төзелә торган “Мөслимә” мәчете Шыгырдан авылының яңа микрорайонында урнашкан. Киләчәктә биредә якынча 162 йорт булачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100