news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәүкәт Биктимеров исемендәге “Әлмәндәр варислары” дигән яңа конкурс игълан ителә

Аны 2 елга 1 тапкыр үткәрү ниятләнә

(Казан, 1 февраль, “Татар-информ”). 18, 19 февраль көннәрендә Казан мәдәният һәм сәнгать институтының театр факультетында Шәүкәт Биктимеров исемендәге “Әлмәндәр варислары” дип исемләнгән халыкара балалар фестиваль-конкурсы уздырыла.

Әлеге югары белем бирү йорты, ТР Мәдәният министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырыла торган бәйгене 2 елга 1 тапкыр үткәрү ниятләнә.

Конкурста катнашучыларны яшь ягыннан 2 төркемгә бүлеп (7-12 һәм 13-17 яшьлекләр), драма театры, мимикалар һәм ишарәләр театры, курчак театры, сәнгатьле уку программасы номинацияләрендә бәя бирәчәкләр.

“Әлмәндәр варислары”нда катнашу өчен 6 февральгә кадәр кирәкле документларны оештыру комитетына башкарма директор исеменә язып тапшыру шарт: teatr-kazguki@mail.ru

Бәйге, балалар театр коллективларына ярдәм күрсәтү, балаларны театр сәнгатенә җәлеп итү максатыннан, оештырыла.

Конкурс нигезләмәсе белән исә биредә танышырга була.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100