news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәүкәт БИКТИМЕРОВ

“Күңел һаман да яшь, иҗат дәрте һаман бар әле ”

Шәүкәт БИКТИМЕРОВ: “Күңел һаман да яшь, иҗат дәрте һаман бар әле ”


Бер гасырлык бай тарихы булган татар театр сәнгате үсешенә зур өлеш керткән, берсеннән-берсе үзенчәлекле образлар тудырып, аларны халык күңелендә мәңгеләштергән бәхетле артистларның берсе ул СССРның халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге, К.Станиславский исемендәге премия иясе Шәүкәт Биктимеров. Әйе, берсеннән-берсе үзенчәлекле, төрле характердагы образларга яшәү биреп, аларны халык күңелендә мәңгеләштереп, театрның асыл уллары һәм кызлары арасында үз исемен әле үзе исән чакта ук мәңгеләштергән артистлардан ул.
Күптән түгел танылган сәхнә йолдызы Шәүкәт Биктимеров үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шулай булуга да карамастан, ул әле яшьләрнең үзен көнләштерерлек. Әлмәндәре кебек җор телле, авырлыкларга баш имәс, рухи сынмас, яшәү асылын тирәнтен аңлаган шәхес.


Шәүкәт абый, әйтегез әле, артист өчен 80 яшь нәрсә ул?

Ш.Б: 80 яшь бик күп инде. Бигрәк тә артист халкы өчен бу шактый зур яшь, байтак гомер һәм, әйтергә кирәк, бу хәзер дә шулай. Чөнки татар театр сәнгатенә өлеш кертүчеләрнең — күренекле шәхесләрнең күбесе бик яшьли дөньядан киткән.
Әйе, артист өчен 80 яшь зур гомер ул. Ләкин шулай булуга да карамастан, әле иҗат итү теләге дә юк түгел, күңел һаман да яшь әле. Тик инде яшь вакыттагы энергия генә юк. Хәзер исә тәҗрибә бар, ләкин дәрман азрак. Чөнки сәхнәдә бөтен нәрсә дә тормыштагыдан югарырак бирелә. Шул ук хисләр дә, уйлау да, хәрәкәт тә.


Шәүкәт абый, сез инде театрга 62 ел гомерегезне биргән кеше. Шул вакыт эчендә бик күп рольләр уйналган, образлар тудырылган бит. Аның беренчесе — Чашкин образы хәтердә ничек саклана? Әлеге роль сезгә 1947 елда, әле Казан театр студиясе студенты вакытта ук танылу алып килгән рольләрнең берсе дә бит.

Ш.Б: Иҗат гомеремдә миңа барлыгы 300 роль уйнарга насыйп булды. Ә Чашкин ролендә миңа үсмер пионерны уйнарга туры килде. Спектакль әти-әниләре сугышта үлеп калган балаларны тәрбияләүдә мәктәпнең, укытучыларның һәм пионер оешмасының роле турында иде. Менә шуннан башланып китте дә инде берсеннән-берсе үзенчәлекле булган төрле язмышларны, төрле характерларны сәхнәгә алып чыгу.

Сәхнәгә коры текстны ятлап чыгып кына булмый бит әле. Тәҗрибәле театр остасы буларак әйтегез әле, образ ничек туа? Аннары төрле образлар уйнарга туры килгәнлектән, сезнең иҗатта алар белән бәйле кызыклы вакыйгалар да аз түгелдер.

Ш.Б: Дөрес, сәхнәгә текст ятлап кына чыгып булмый. Әйтергә кирәк, артист инде ул рәссам кебек. Мәсәлән, юлда барганда гына да әллә кемнәрне очратасың бит. Уйланып барганда күрәсең, бу кешенең бу ягын шушы рольгә алырга була икән, монысының бу ягы аны тулыландыра. Менә шулай итеп, ваклап-ваклап, нәкъ мозаика тибында төзелә дә инде ул образ.
Образлар дигәннән, драматург Шәриф Хөсәеновның “Әни килде” спектаклендә миңа бик тә характерлы Ислам ролен уйнарга туры килде. Шәриф аны бик тә ачык итеп, тормыштан алып язган. Шушы спектакль чыкканнан соң, драматург үзе миңа килеп: “Шәүкәт, син инде берүк чамалап йөр, яме?”, - ди. “Нишләп?”, - дим. “Минем бер туган бар, ул инде төрмәдә дә утырган. Әлеге спектакль чыкканнан соң, ул, әгәр шул Биктимеровны очратсам, юк итәм мин аны”, дип әйтә икән. Шушы образда ул үзен тапкан, чөнки мин аның язмышын алып яздым”, - дигән иде Ш.Хөсәенов.
Характерлы рольләрне мин рәхәтләнеп уйнадым. Әйткәнемчә, иҗат юлымда алар шактый булды. “Зәңгәр шәл” драмасындагы Ишан образы үзе үк үзенчәлекле образларның берсе. Миңа әле бу образны Зәйни Солтанов, Хөсәен Уразиков уйнаган вакытта күрергә насыйп булды. Алар тарафыннан ишан образы спектакльдә сәдака җыючы буларак кына гәүдәләндерелми иде, ул инде халыкны дәвалаучы-өшкерүче дә, аңа киңәш, үгет-нәсихәт бирүче олпат карт та иде. Минем иҗат дәверендә генә дә “Зәңгәр шәл” ике тапкыр куелды һәм мин аларда нәкъ менә үземнең остазларымнан алган дәресләрне куллана идем. Аннары, ишанны уйнау өчен махсус мәчеткә барып, картлардан догалар өйрәндем.
Заманында әлеге спектакль көндез дә, кич белән дә күрсәтелә иде. Көндез инде анда күпчелек өлкәннәр, картлар, олы апалар була иде. Билгеле булганча, спектакльдә ишанга китерелгән сәдакага дога кылу моменты бар, шунда әбиләр үзләре дә минем белән бергә, кул күтәреп дога кыла иде. Бу инде синең, ягъни артистның тамашачыга тәэсирен, образның тәрбияви көчен аңлата.
Тагын шунысын да әйтергә кирәк: югары характерлы образларны, тарихи шәхесләрне уйнаганда сак булу сорала. Аннары, мондый төр образларны уйнаганда сәхнә культурасын да истән чыгармаска кирәк. Чөнки тискәре образны спектакль башыннан ук начар итеп ачу дөрес булмас иде, тамашачыга аны акырынлап кына тәкъдим итү күпкә отышлы дип саныйм мин.

Шушы бер рольне “тудыргач”, спектакльдән спектакльгә ул ничек бар шулай дәвам итә киләме? Әллә инде артист аны шомартып, килешсез тоелган якларын үзгәртеп, тулыландырып та торамы?

Ш.Б: Әйе, артист һәр спектакльдә ролен тулыландырып, яңартып тора. Моңа инде аны тамашачы үзе үк этәрә. Чөнки аларның утыруыннан ук син уйнаган рольне ничек кабул итүләре күренеп тора. Шулай итеп, образдагы кайбер детальләрне төшереп калдырырга тиеш буласың, аның урынына яңаларын кертәсең, кайберләре исә бераз үзгәртелә, кайберләре шомартыла.

Тарихи шәхесләр дигәннән, сезгә, Шәүкәт абый, Шәкүр каракны, “Исә Болгар җилләре”ндә — Алмыш ханны, “Идегәй”дә —Туктамыш ханны, “Канкай улы Бәхтияр”дә — Бәхтияр Канкаевны да уйнарга туры килгән. Әле менә өстәлегездә комсомол оешуга 90 ел тулу уңаеннан чыгарылган күкрәк билгесе ята. Әлеге бүләк юкка гына бирелмәгәндер, чөнки сезгә пионер Чашкиннан башлап, партия җитәкчеләрен дә ышанып тапшырганнар. Хәтта юлбашчы Ленинны да. Ленин образын уйнау ничек булды икән, шул хакта тулырак сөйләсәгез иде?

Ш.Б: Шулай, райком, партком секретарьлары да, “ата” коммунистларның берсе дә уйналмый калмады бугай инде. Чөнки бит заманасы шундый иде.
Ә менә җитмешенче елда, Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан, бөтен СССР, хәтта милли театрлар да аңа багышлап спектакль куйган иде. Шул исәптән безнең театр да. Милли театрларга да ул чакта Ленин роленә бары тик Мәскәү рөхсәте белән генә артист билгеләнде. Чөнки үз театрыбызның  режиссеры гына  мондый җитди рольне үзе билгели алмый иде. Шулай итеп, режиссер тәкъдиме белән, безнең театрдан артист Абдулла Шамуков белән мине Мәскәүгә чакырып алдылар. Яшь вакытта Абдулла абый бу рольне уйнаган булганга, баштарак Ленин ролен аңа бирергә уйлаганнар иде. Ләкин инде аның яше өлкәнрәк булганга, ахырыда мине сайлап алдылар. Спектакль көн саен уйналмаса да, репертуарда 2-3 ел барды.
Шушы роль белән бәйле булган бер вакыйганы да әйтеп үтим әле. Шулай берсендә юлбашчы турындагы сәхнә әсәрен Мәскәүдә тәкъдим иттек. Гадәт буенча, спектакль ахырында бөтен артистлар тамашачыларга баш иябез. Соңыннан театр җитәкчеләре мине чакырып алды да: “Иптәш Биктимеров, бу рольдә сезнең барысы да яхшы. Ләкин Ленин икәнлегегезне онытмагыз һәм беркайчан да спектакльдән соң баш имәгез”, - дип, кисәтү ясаганнар иде.

300 рольнең төрлесе төрле булган. Аларның бер-берләрен кабатламавы, зур булмавы белән дә артистка якын бит. Ә менә тискәре образлар дигәннән, алар белән бәйле истәлекле вакыйгалар да юк түгелдер?

Ш.Б: Дөрес, кемнәрне генә уйнарга туры килмәде инде. Хыянәтчеләрне, илен саткан сатлыкҗаннарны да. Әйтергә кирәк, андый рольләр артистның үзе өчен дә кызыклы. Чөнки гел уңай образ гына да уйнап булмый бит, ул да ялыктыра. Ә мондый төр образларда инде артист үз иҗатының башка якларын ача, мөмкинлекләрен күрсәтә.
Бервакыт Баулыда “Әни килде” спектаклен уйныйбыз. Зал тулы хатын-кызлар, әби-апалар. Алгы рәттә генә ак күлмәктән, ак яулыктан олы яшьтәге бер апа утыра. Шулай бервакыт спектакль барышында колак кырыеннан сызгырып кына бер әйбер узып китте. Ахырыда шул ачыкланды: беренче рәттә утырган теге ак яулыклы әбиебез тәнәфес вакытында урамнан таш алып кергән икән. Һәм шул рәвешле каты бәгырьле, яман холыклы Исламның (образның) үчен миннән алырга теләгән.
Әле менә “Әлдермештән Әлмәндәр”не Ташкентта уйнаганда, спектакльдән соң сәхнәгә олы яшьтәге бер татар апасы йөгереп менде дә: “Бу Өммия (Нәҗибә Ихсанова) кулына калырга язмасын, бер чәшке чәен жәлли бит. Аллам сакласын, ачка интектерер үзегезне — ике өлкән картны”, - дип, Ирек Баһманов — Искәндәр белән мине залга сөйри башлады.

Театр сәнгате дөньясына Шәүкәт Биктимеров ничек килеп керде икән? Артист һөнәрен сайлавыгыз ничек булды?

Ш.Б: 1945 елның мае иде ул. Театрларда ир-ат ролен уйнарлык ир-егет калмаган иде ул чорда. Барысы да сугышка алынып беттеләр. Шуны күздә тотып, Казанда театр училищесы ачылды. Ә менә артист һөнәрен сайлауга иң элек әтиемнең апасының кызы, артистка Галимә Ибраһимова этәргеч биргәндер. Ул чибәрлеге белән аерылып тора иде. Гел классик рольләрне башкарды, “Әни килде” спектаклендә ул әле Ана ролен уйнады.
Җиденче сыйныфны тәмамлагач, ул мине Казанга алып китте һәм биредә мин бер ел укыдым. Галимә апа театрда эшләгәнгә күрә, мине гел үзе белән ияртеп йөртә иде. Опера һәм балет театры өчен дә, академия театры өчен дә бер генә бина булганлыктан, апам янына килгәч күп кенә танылган артистларның үзләрен күрү бәхете тиде.
Аннары, без үсмер вакытларда авылга җырчылар да еш килә иде. Аларны инде хәллерәк йортларга кунарга кертәләр иде. Әтием укытучы булганлыктан һәм йортыбыз да иркен булганга, артистлар һәрвакыт диярлек бездә тукталды. Шуңа да җырчылар Рәшит Ваһапов, Җәвәһирә Сәлахова, баянчы Гани Вәлиевләр күңелдә матур бер истәлек булып кереп калды. Бу да үзенә күрә бер этәргеч булгандыр, мөгаен.
Ә училищеда миңа Шириаздан Сарымсаков классында укырга насыйп булды.

Балаларыгыз арасында сезнең юлдан китүче булмадымы?

Ш.Б:
Юк, балалар сәнгатькә тартылмады. Мин үзем дә кирәксенмәдем. Тормыш иптәшем Рәмзия үзе дә театр училищесын тәмамлаган булганга, ул да аларны бу юлга этәрмәде. Әле, киресенчә, ул үзе миңа юл биреп, сәнгатьтән китте. Чөнки артист булу җиңел түгел. Син бөтен көчеңне, барлыгыңны сәхнәгә бирергә тиешсең. Талант та, тырышлык сорала артисттан. Шуларның берсе булмаса — икенчесе, яки икенчесе булмаса беренчесе белән генә ерак китеп булмый. Театр ул иләк кебек. Аннан төшеп калмас өчен һәрвакыт формада булу таләп ителә, иң мөһиме — рухи көчле булу да кирәк.

Әңгәмәдәш — Рәсилә Кәримова









autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100