news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Шәхси йортта чыккан янгында өлкән яшьтәге ир белән хатын һәлак булган

Янгын бүген төнге икенче яртыда Алабуга районы Иске Юраш авылында чыккан.

Шәхси йортта чыккан янгында өлкән яшьтәге ир белән хатын һәлак булган
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 2 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Өлкән яшьтәге ир белән хатын шәхси йортта чыккан янгын корбаны булганнар. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Бүген төнге икенче яртыда 112 бердәм номерына республиканың Алабуга районы Иске Юраш авылында шәхси йорт һәм ишегалды корылмалары януы турында хәбәр килде.

Янгын иртәнге сәгать дүрткә сүндерелә. 5.00 сәгатьтә янган йорттан һәлак булган кешенең мәете табыла. Ике сәгатьтән соң тагын бер янгын корбанының мәете табыла.

Соңрак ачыкланганча, янгында 86 яшьлек ир-ат һәм 89 яшьлек хатын-кыз һәлак булган.

Янгынның сәбәбен дәүләт янгын күзәтчелеге тикшерүчеләренә билгеләргә кирәк булачак.


news_right_1
news_right_2
news_bot