news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы кайбычлылар субсидияләрнең файдасын күрә

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү – район җитәкчелеге алдында торган иң өстенлекле мәсьәләләрнең берсе.

(Кайбыч, 30 октябрь, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Фирәдә Сайранова). Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы кайбычлылар субсидияләрнең файдасын күрә. Узган ярты ел эчендә райондагы шәхси хуҗалыкларда сыерлар саны 68гә арткан. Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина хәбәр иткәнчә, 2017 елның 1 гыйнварына авылларда 1887 сыер булса, хәзер алар 1955кә җитте, дип яза җирле басма.


Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү – район җитәкчелеге алдында торган иң өстенлекле мәсьәләләрнең берсе. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов быел авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүне биш процентка, үсемлекчелек тармагында ун процентка арттыру бурычын куйган иде. Максатка ирешүдә шәхси хуҗалыкларга зур өметләр баглана.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге начальнигы Радик Камалетдинов бу юнәлештә 2016 елда кабул ителгән “Татарстан Республикасы территориясендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү турында”гы законның тәэсире зур булуын билгеләп үтте. Әлеге закон нигезендә безнең районда таналар һәм буаз таналар, чеби-бибиләр, өч яшьтән зуррак атларга терлек азыгы сатып алу, сыерларга ветеринария хезмәте күрсәтүгә тотылган чыгымнарның бер өлешенә субсидия бирелде, 2017 елга кадәр алынган кредитлар да өлешчә субсидияләнде. Райондагы тугыз кеше шәхси ярдәмче хуҗалыкларын үстерүгә 1 миллион 400 мең сум күләмендә субсидия алды. Кайбычлылар сатып алган 71 буаз тананың һәр башына 15 мең исәбеннән 1 миллион 65 мең сум, чеби-бәбкәләр өчен – 426 мең 800 сум (3508 каз һәм 15 күркә өчен 100әр сумнан, 56 үрдәккә – 80шәр сумнан, 2384 бройлер чебиенә 30ар сумнан) акча өлешчә кире кайтарылды. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда асралучы өч яшьтән зуррак 99 биянең һәрберсенә 3 мең сум исәбеннән 297 мең сум, 658 баш сыерга ветеринария ярдәме өчен 197 мең 400 сум (бер башка 300 сумнан) субсидия түләнде.

Иң зур сумма – 6 миллион 336 мең сум субсидия – 1955 сыер һәм 471 кәҗә өчен түләнде (бер сыерга – 3 мең, кәҗәгә – 1 мең сум исәбеннән).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100