news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Шәхси оешмалар һәм дәүләт партнерлыгы инфраструктураны яңарту мөмкинлеген бирә – Президент

Коммуналь инфраструктураның һәр бишенче объекты концессиягә тапшырылган.

(Казан, 13 ноябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Хосусый компанияләрнең дәүләт секторына үтеп керүе бюджет акчасын экономияләргә һәм нәтиҗәле төстә сарыф итәргә, федераль, төбәк, муниципаль инфраструктураларны яңартырга мөмкинлек бирәчәк. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген "Инфраструктурага инвестицияләр" дәүләт-шәхси партнерлыгы буенча I Идел буе форумы утырышында шулай дип белдерде.

ИФО масштабларында бу - тәүге форум. Президент аның дәвамлы булачагына ышанычын белдереп: "Бу чараны уздыру яхшы традициягә әйләнер, бу тәҗрибә уртаклашу өчен яхшы мәйданчык булыр, дип ышанам", - диде. Ул ике көн эчендә форум эшендә Идел буе федераль округы субъектлары, федераль хакимият органнары, финанс оешмалары, үсеш институтлары вәкилләре катнашуын билгеләп узды.

"Форумның мөһим максаты – дәүләт һәм бизнес көчен берләштерү, социаль мөһим инфраструктур проектларны гамәлгә ашыруга өстәмә ресурслар юнәлдерү. Хосусый компанияләрнең дәүләт секторына үтеп керүе бюджет акчасын экономияләргә һәм нәтиҗәле төстә сарыф итәргә, федераль, төбәк, муниципаль инфраструктураларны яңартырга мөмкинлек бирәчәк. Торак-коммуналь хуҗалык, сәламәтлек саклау, энергетика, транспорт өлкәләре хезмәтләре сыйфатын арттырырга һәм гражданнарның көнкүрешен яхшыртырга булышачак. Бу чара округның барлык төбәкләрендә дәүләт-хосусый партнерлык өчен яхшы этәргеч булыр дип ышанам. Без форум нәтиҗәләре буенча эшләнәчәк тәкъдимнәр дәүләт-шәхси партнерлыкны үстерүгә йөз тоткан федераль программа һәм документларны эшләүдә исәпкә алыныр, дип өметләнәбез", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Президент Татарстанның өч ел рәттән инвестицион яктан кызыклы төбәкләр рейтингында лидер булуын, дәүләт-хосусый партнерлык дәрәҗәсе буенча иң яхшы төбәкләр "унлыгы"на керүен билгеләп үтте. "Без дәүләт-хосусый партнерлыкны инвестиция эшчәнлеген куәтләндерү механизмы буларак күрәбез, шул ук вакытта, безгә башка җирләрдәге уңышлы тәҗрибәләр әа кызык һәм иң яхшы үрнәкләрне үзебездә таратырга әзер", - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә зур эш башкарылуына игътибарны юнәлтте. "15 муниципаль районда 146 концессион килешү төзелгән. Коммуналь инфраструктураның һәр бишенче объекты концессиягә тапшырылган. Бу проектлар буенча тармакка өстәмә рәвештә 1 млрд 100 млн сум хосусый инвестиция күчереләчәк. Иң мөһиме - бу проектларны гамәлгә ашыру халыкка уңайлы шартлар тудырды”, - дип белдерде ул.

Республика лидеры безнең илдә дәүләт-шәхси партнерлык шартларында юл инфраструктурасы объектлары төзелеше һәм реконструкцияләү киң колач җәя баруын билгеләп узды. Ул Татарстанда шундый берничә проектны гамәлгә ашыру планлаштырылганын әйтте. "Европа-Көнбатыш Кытай " халыкара транспорт коридоры участогы төзелешен, Соколка авылы янында Кама елгасы аша күпер төзелеше буенча техник эшләр төгәлләнүен мисалга китерде. “Бу юнәлештә без федераль үсеш институтлары һәм хосусый инвесторлар белән эшкә өметләнәбез”, - диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов республиканың сәламәтлек саклау өлкәсендә дәүләт-шәхси партнерлык шартларында эшчәнлеге актив булуын белдерде. “Хәзерге вакытта 8 концессион килешү төзелгән, 2 проект быел гамәлгә кертелә. Медицина оешмаларын югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүгә җәлеп итүгә аерым игътибар бирелә", - диде ул.

Президент дәүләт-хосусый партнерлык нигезендә проектларны гамәлгә ашыруда кадрлар әзерләү мәсьәләсенә тукталды. Аның фикеренчә, квалификацияле белгечләрне өйрәтү системасын булдыруга ихтыяҗ бар. Алар проектлар белән идарә итү хезмәтен күрсәтеп, алар буенча йомгак әзерли алыр иде, дип саный Рөстәм Миңнеханов.

Президент, нигезендә дәүләт-хосусый партнерлык яткан проектларны тоткарлап торучы факторларның берсе итеп, озак вакытка исәпләнгән финанслау булмавын атады.

Мәгълүмат өчен: Концессия - Россия Федерациясе Гражданлык кодексында каралмаган килешү төре. Ул инвестор акчасы хисабына төзү яки реконструкцияләүне күздә тоткан килешү. Концессион килешү - дәүләт һәм хосусый сектор арасында ике як өчен дә отышлы партнерлык формасы булып санала.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot