Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Шәхси мәгълүмат эшкәртү реестрында теркәлмәгән оператор хат җибәрергә тиеш – Роскомнадзор
Операторларга гражданнарының шәхси мәгълүматлары саклана торган мәгълүмат базасы урнашкан урынны күрсәтергә кирәк булачак.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 10 февраль, "Татар-информ"). "Шәхси мәгълүматлар турында"гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар Татарстан буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш. Бу хакта Роскомнадзорның рәсми сайты хәбәр итә.
2015 елның 1 сентябреннән, «Россия Федерациясенең мәгълүмати-телекоммуникация челтәрләрендә шәхси мәгълүматларны эшкәртү тәртибенең төгәллеген тикшерү өлкәсендә кайбер закон чыгару актларына үзгәрешләр кертү турындагы» 242-ФЗ санлы Федераль законның (21.07.2014 кабул ителгән) 2 маддәсе нигезендә, өстәмә рәвештә, РФ гражданнарының шәхси мәгълүматлары саклана торган мәгълүмат базасы урнашкан урынны күрсәтергә кирәк булачак. (Казан, Гарифҗанов урамы, 28а йорт, 420138, а/я 25).
Роскомнадзор реестрда 2011 елның 1 июленә кадәр теркәлгән операторлар өчен оператор турындагы мәгълүматларга үзгәрешләр кертү турындагы документ формасының үзгәртелүе (гадиләштерелүе) турында хәбәр итә. Шул ук вакытта операторларга 242-ФЗ санлы Федераль законның (21.07.2014 кабул ителгән) 2 маддәсе таләбе буенча, 2015 елның 1 сентябреннән, РФ гражданнарының шәхси мәгълүматлары саклана торган мәгълүмат базасы урнашкан урын хакында мәгълүмати хат юлларга кирәк булачак. Тулырак мәгълүмат - http://16.rkn.gov.ru/ һәм http://pd.rkn.gov.ru/сайтларында
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз