news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәхси куркынычсызлык хезмәткәре ике миллион сум күләмендә ришвәт алуда шикләнелә

Агентлык мәгълүматлары буенча, җинаять эше «Аеруча зур күләмдә ришвәт алу» маддәсе буенча кузгатылган.

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы, шәхси куркынычсызлык хезмәткәре ришвәт алуда шикләнелеп тоткарланганнан соң, тикшерү үткәрә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына министрлыкның матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Агентлык мәгълүматлары буенча, шәхси куркынычсызлык хезмәткәре Федераль куркынычсызлык хезмәте оперативниклары тарафыннан тоткарланган. Кичә Совет районы суды чыгарган карар нигезендә аңа өй аресты билгеләнгән.

Агентлык мәгълүматлары буенча, җинаять эше «Аеруча зур күләмдә ришвәт алу» маддәсе буенча кузгатылган.

Казанның Совет районы суды матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының шәхси куркынычсызлык хезмәткәре ике миллион сум күләмендә ришвәт алуда шикләнелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100