news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәхси клиникалар ясалган операцияләр турында дәүләт алдында хисап тотарга тиеш - министр

ТР сәламәтлек саклау министры фикеренчә, шәхси медицина үзәкләре тиешле саннарны Федераль дәүләт статистика хезмәтенә тәкъдим итәргә бурычлы.

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ», Валерия Белова). ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Россия Хөкүмәтенә тәкъдим белән чыкты. Анда шәхси клиникаларны ясаган операцияләр һәм абортлар саны турында Федераль дәүләт статистика хезмәте алдында хисап тотарга мәҗбүр итү кирәклеге турында әйтелә. ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.

«Мисал өчен, шәхси клиникаларда ничә аборт яки операция ясалуы турында мәгълүматлар юк. Кызганыч ки, әлегә бу эшчәнлекне закон дәрәҗәсендә контрольдә тотуның бердәм механизмы эшләнмәгән. Бүген Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы барлык дәвалау учреждениеләре дә (дәүләт, шәхси) турыдан-туры Федераль дәүләт статистика хезмәте алдында хисап тотарга тиеш дигән тәкъдим белән чыга. Бу безгә әлеге статистикага нигезләнеп эшләргә мөмкинлек бирәчәк», - дип аңлатты республика сәламәтлек саклау министры.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100