news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәхси хуҗалыкларга үзе өчен мал чалганда ветеринария белешмәсе алу кирәкми

Терлекләрне җирлектәге махсус сугым урыннарында гына чалырга ярый.

Шәхси хуҗалыкларга үзе өчен мал чалганда ветеринария белешмәсе алу кирәкми
Султан Исхаков

(Казан, 24 апрель, “Татар-информ”, Гөлнара Вәлиева). Үзе үстергән малны сату өчен түгел, үз кулланылышы өчен суйган очракта, ветеринарларга мөрәҗәгать итәргә кирәк түгел. “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә сүз шул хакта барды.

2018 елның 1 июленнән ветеринариядә мәҗбүри электрон сертификацияләнүгә күчә. Әлеге системада эшләгән җитештерүчеләрнең продукцияләре ныклы ветеринария күзәтүендә булачак. Мәсәлән, бозауның үсеп, казылык яки башка ярымфабрикат рәвешендә кибет киштәләрендә урын алганчыга кадәрге юлын күзәтеп барырга мөмкин.

Терлекләрнең ветеринария чараларын даими узуы һәм җирлектә махсус булдырылган урыннарда гына суелырга тиешлегенә аерым басым ясалды.

“Әгәр дә үзләре ашау өчен суелса һәм күршеләре ул итнең зарарсыз булуына ышана икән, ветеринария оешмалары моңа каршы түгел. Бары тик аны кая да булса барып сата алмаячаклар”, - дип аңлатты Казан шәһәре ветеринар берләшмәсенең ветеринар табибы Булат Нуриәхмәтов.

Ул авыл җирлекләрендә үз хуҗалыкларындагы сыерлардан савылган сөтне җыючыларга тапшырмыйча, күрше авылларга барып сатучылар да барлыгын искәртте. Әлбәттә, ул сөт бернинди дә лаборатория тикшерүләрен узмаган.

“Бусы инде закон бозуга керә һәм андый башбаштаклык өчен җаваплылык каралган. Мондый очракларны кисәтү һәм булдырмау өчен эш алып барыла. Җирлекләрдәге ветеринария оешмасы хезмәткәрләре андый “эшмәкәрләрне” ачыклау буенча рейдлар оештыра һәм халык арасында, лаборатор тикшерү узмаган продуктларның сәламәтлеккә зыяны турында әңгәмәләр уздырыла”, - диде белгеч.

Исегезгә төшерик, “Татар-информ” алдарак Татарстанда продукцияне электрон озату буенча айга 1 млн 300 мең данә сертификат бирелә һәм Электрон ветеринария сертификаты булмаган шәхси эшмәкәрләр продукция сата алмый дип язган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100