news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәхси хуҗалыклардан дәүләт ярдәменә документлар электрон формада кабул ителәчәк

Хуҗалыкларга ярдәм программасында бу елга 416 млн сум акча каралган.

(Казан, 15 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Шәхси ярдәмче хуҗалыклардан дәүләт ярдәменә гариза һәм документлар электрон формада кабул ителә башлый.

«Былтырдан „Минем субсидияләр“ программасын ясадык. Сынау режимында өч районда эшләдек. Кәгазьләр белән беркая барырга кирәкми, барысы да электрон формада. Июль–августтан документларны, дәүләт ярдәменә гаризаларны электрон формада кабул итәчәкбез», — диде ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров туры эфир барышында.

«Шәхси хуҗалыкларга ярдәм программасы бар. Бу елга 416 млн сум акча каралган», — диде Җәббаров.

«Сөтчелек юнәлешендәге мини-фермалар төзелешенә 50 млн сум, нәселле таналар алуга 8 млн сум, өч яшьтән олырак бияләр асрауга 8 млн сум. Савым сыерлары, бер яшьтән олырак кәҗәләр өчен 350 млн сум. Быел язын Президент өстәмә рәвештә бүлеп бирде», — диде министр.

Марат Җәббаров төп таләпләрне искәртте. Хуҗалык электрон хуҗалык китабында теркәлгән булырга тиеш, банкротлык процедурасы, салымнар буенча бурычлары булмавы мөһим. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100