news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Шәхси хуҗалыкларда спитрлы эчемлекләр сату очраклары 6,5 процентка арткан

Гыйнвар-февраль айларында 384 сәүдә ноктасында алкоголь продукциясен сатуга кагылышлы кануннарны бозу очрагы ачыкланган

(Казан, 17 март, “Татар-информ”). Агымдагы елның гыйнвар-февраль айларында республиканың 384 сәүдә ноктасында алкоголь продукциясен сатуга кагылышлы кануннарны бозу очрагы ачыкланган. Бу-тикшерелгән сәүдә нокталарының 95 проценты дигән сүз. Сәүдә итүгә тиешле лицензиясе булмау, шәхси хуҗалыкларда спитрлы эчемлекләр сату, ГОСТ таләпләренә җавап бирмәгән, куллану вакыты чыккан яки тиешле документлары булмаган продукция реализацияләү–иң киң таралган закон бозулар әнә шундый. Алкоголь продукциясен күпләп һәм ваклап сату белән шөгыльләнүче предприятиеләргә 262 инспекция тикшерүе оештырылган. Алардан күренгәнчә, шәхси хуҗалыкларда спитрлы эчемлекләр сату очраклары, узган елның шул чорына караганда, 6,5 процентка арткан.
Әлеге мәгълүматлар бүген ТР Икътисад министрлыгында Алкоголь һәм составында спирт булган продукция әйләнеше өлкәсендә вәзгыятьне контрольдә тоту буенча совет утырышында яңгырады. 1 мартка булган мәгълүматларга караганда, республикада алкоголь продукциясен ваклап сатуга лицензиясе гамәлдә булган 8076 сәүдә ноктасы исәпләнә. Шуларның 3436 сы авыл җирләрендә урнашкан.

news_right_1
news_right_2
news_bot