Шәхси эшмәкәрнең йөртүчесе төзелүче йорттан металл корылмалар урлаган
Шәхси эшмәкәрнең йөртүчесе төзелүче йорттан металл корылмалар урлаган
(Казан, 17 август, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). Шәхси эшмәкәрнең йөртүчесе 15 августта төнлә Казанның Вахитов урамында төзелүче йорттан 40 мең сумлык металл корылмалар урлаган. Карак кайнар эзләр буенча тотылган, дип хәбәр итә бүген Казанның эчке эшләр идарәсенең матбугат хезмәте.
Бу хәл Кече Клыкида теркәлгән. 16 августта 18.30 сәгатьтә җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре тарафыннан 27 яшьлек карак тоткарланган. Аның Татарстанның шәхси эшмәкәренең берсендә йөртүче булып эшләве ачыкланган.