news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәхси балалар бакчаларына дәүләт тарафыннан акча бирелергә мөмкин

Бу яңалык, муниципаль оешмаларда урын җитмичә, үзләрендә балаларга бюджет урыннары тәкъдим иткән шәхси бакчаларга караячак.

(Казан, 5 октябрь, "Татар-информ"). Шәхси балалар бакчалары һәм яслеләр дәүләт ярдәме алырга мөмкин. Бу яңалык, муниципаль оешмаларда урын җитмичә, үзләрендә балаларга бюджет урыннары тәкъдим иткән бакчаларга карый.

"Бердәм Россия" партиясе балалар бакчасында урын җитмәү мәсьәләсен хәл итү өчен, иҗтимагый оешмалардан тәкъдимнәр җыеп, аларны Икътисади үсеш министрлыгына юллый. Бу хакта "Российская газета"га Федерация Советының Социаль сәясәт буенча комитет рәисе Валерий Рязанский бәян иткән.

Шәхси балалар бакчаларына һәм яслеләргә акча биналарын арендага биргәне һәм педагогларга хезмәт хакын түләү өчен биреләчәк. Шулай ук бюджет тарифы буенча урын биреп тору да финанслауга кертелә.

Илдә яслеләр буенча бик катлаулы хәл килеп туды. Күп кенә төбәкләр, өч яшьтән җиде яшькә кадәр балаларга күбрәк бакчалар төзергә омтылып, иң нәниләр турында онытты. Яслеләрне сабыйларны кыска вакыт аралыгына калдырып тору яки уен үзәкләренә алыштырды.

Белгечләр күптәннән мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының шәхси секторын үстерүгә игътибар итәргә куша. Хәзер Россиядә 40 мең дәүләт балалар бакчасы белән бергә нибары 800дән бераз күбрәк шәхси мәктәпкәчә оешма эшли.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100