news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Ш.Хисмәтуллин: “Кышка тишеләсе торба хәзер тишелүгә без шатланабыз гына”
“Казан җылылык челтәре компаниясе” ААҖ генераль директоры җәен уздырыла торган опрессовка “чираты” белән таныштыра
Скопировать ссылку
(Казан, 13 май, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Казан шәһәре Башкарма комитеты күрсәтмәсе нигезендә, 3 майда шәһәрдә 2009/2010 ел җылыту сезоны төгәлләнгәнде. “Узган җылыту сезоны уңышлы гына үтте, кышның элеккеге еллардагыдан шактый салкын килүен исәпкә алсак, эшнең нәтиҗәлелеге аеруча күзгә ташлана. Ленская урамында төзүчеләр хилафлыгы белән торба тишелеп зур гына өзеклек чыгуны исәпләмәгәндә, сезонның 217 җылыту көнендә әллә ни зур проблемалар булмады, вак-төякләрен оператив рәвештә төзәтә килдек”, - дип нәтиҗә чыгарды бүген журналистлар белән очрашкан “Казан җылылык челтәре компаниясе” ААҖ генераль директоры Шамил Хисмәтуллин.
Аның сүзләренчә, бу атнада, шимбә һәм якшәмбе көннәрен дә кертеп, “Казан җылылык челтәре компаниясе” ААҖ Казанның ТЭЦ-1, ТЭЦ-2, “Горки”, “Азино”, “Савиново” котельныйлары җылылык үткәргечләрендә опрессовка уздыра. ТЭЦ-3тә исә ул чаралар 5-7 июльгә планлаштырылган, 5-7 июльдә - “Жилплощадка” микрорайоны, Киров, Мәскәү районнарында. “Кышын тишелеп чыгарга мөмкин булган торбалардан су опрессовка вакытында бәреп чыга, тузганнарының җылыту сезонына кадәр тишелүе отышлы, аннары җан тыныч була. Ә хилафлыклар исә бик күп ачыла, аларны төзәтүгә күп вакыт һәм көч китсә дә, кышка тишеләсе торба хәзер тишелүгә без шатланабыз гына”, - дип белдерде Ш.Хисмәтуллин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot