news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәхескә куелган һәйкәлгә караганда тарих белән бәйлесе отышлырак - Айрат Фәйзрахманов

Тарих фәннәре кандидаты интервьюсында Татарстандагы һәйкәлләр һәм татар бистәләре, шул исәптән Яңа татар бистәсе хакында сөйләде.

(Казан, 14 октябрь, "Татар-информ", Рәмис Латыйпов, Гөлүзә Гыймадиева). Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары, тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов “Татар-информ” агентлыгына биргән әңгәмәсендә Татарстанда һәм Казандагы һәйкәлләргә, тарихи бистәләргә күзәтү ясады.

"Мулланур Вахитов һәйкәле милли рухияткә туры килә"

- Айрат, синең фикереңчә, Татарстанда, Казанда кайсы һәйкәл иң милли рухлы?

- Бу сорауга төгәл җавап биреп булмый, чөнки милләтнең үзенчәлекләрен күрсәтүче, милләтне рухландыра торганнары юк дәрәҗәсендә. Г. Тукай, М. Җәлил һәйкәлләре милли рухияткә җавап бирә алалардыр. Миңа калса, Мулланур Вахитов һәйкәле Совет заманы һәйкәле булса да, милли рухияткә тәңгәл килә торган.

30 ел элек (1985 елда) Мулланур Вахитов һәйкәле өчен безнең җәмәгатьчелек бик көрәште. Әлеге көрәштә җиңде һәм Мулланур Вахитовка зур һәйкәл куелды. Минем өчен бу һәйкәл ничектер татар халкының үз дәүләтчелеге өчен көрәшен тасвирлый. Кызганыч, әлеге вакытта ул ничектер югалып калды. Аның яныннан экскурсоводлар да узмый, аның турында яшьләребез дә белми. Әмма, миңа калса, бу безнең халкыбыз өчен бик тә әһәмиятле һәйкәл булып тора. Шулай ук мин милли рухияткә җавап бирүче һәйкәлебез әле төзеләчәк дип өметләнәм.

- Ул нинди булырга тиеш?

- Без тиздән, 2020 елда, Татарстанның 100 еллыгын билгеләп үтәбез. Безнең халкыбыз, безнең милләтебез, республикабыз өчен бу бик зур дата. Миңа калса, бу датага багышланган бер монумент булырга тиеш һәм әлеге монументта милләтебезнең дәүләтчелек өчен көрәше чагылдырылырга тиеш. Безнең татар халкының дәүләтчелеге бай, 1000 елдан артык.

Татарстан да бу дәүләтчелек традициясенең дәвамы булып тора. Ничә буын, үз дәүләтчелеге өчен көрәшеп, ниһаять, егерменче елда Татарстан дәүләтчелеген барлыкка китерделәр. Ул азрак “киселгән” дәүләтчелек булды. Союздаш республика да булып калмады.Әмма ничек кенә булмасын, республикабыз бар, татар халкы өчен үсү шартлары бар.

Минемчә, әлеге һәйкәлдә онытылган шәхесләр булырга тиеш. Анда ханнар, ХХ гасыр башында татар дәүләтчелеге өчен көрәшкән кешеләребез, Идел-Урал республикасы өчен көрәшкәннәр булырга тиеш. Анда Ильяс Алкин, Галимҗан Шәрәф исемле кешеләребез булырга тиеш. Бу кешеләр халыкның исендә булмаса да, без аларның мирасын милләтебез өчен актуальләштерербез дип уйлыйм.

Шул ук Мулланур Вахитов, Солтан- Галиевлар – алар барысы да бу һәйкәлдә чагылырга лаеклы. Алар башкаларга каршы көрәш алып баруга карамастан. Мәсәлән, Солтан-Галиев Идел-Урал республикасын тормышка ашырырга мөмкинлек бирмәгән. Ул Идел-Урал республикасына каршы көрәште.

Татарстан Республикасы Татар-башкорт республикасы һәм Идел-Урал республика проектларының дәвамы булып тора. Мин санап киткән һәр шәхес, нинди генә каршылыклы булуына карамастан, Татарстанның 100 еллыгына багышланган монументта чагылырга тиеш дип уйлыйм. Мулланур Вахитов шул монументта булырга тиештер дип уйлыйм.

- Мулланур Вахитов һәйкәле Татарстан автономия республикасы төзелүнең бер чагылышы дип уйлыйсызмы?

- Әйе. Татарстан Республикасы татар-башкорт халыклары дуслыгының бер чагылышы дип әйтеп була. Мөселман халыкларының үз ирекләре өчен көрәшенең чагылышы булып тора.
Ул вакытта мөселман халыклары ниндидер чикләнүләрдән арынды, үзләренең дәүләтчелеген барлыкка китерә башлады. Инкыйлабта үзләренең шартларын, таләпләрен куя башладылар һәм бу таләпләргә Мәскәү җавап бирде. Ниһаять, безнең республикаларыбыз да барлыкка килде.

"Татарстанда атлы гаскәриләргә бәйле бер генә һәйкәл бар"

- Татарстанның башка шәһәрләрен, район үзәкләрен алсак, кайсысында безнең тарихи үткәнебезгә күпмедер дәрәҗәдә игътибар бирелә?

- Бу яктан миңа бик Алабуга якын. Анда Шайтан каласы - Чёртово городище янында атка менгән Ибраһим хан һәйкәле бар. Татарстанда, гомумән, атлы гаскәри белән бәйле һәйкәлләр бүтән юк. Ә бу бит безнең сугышчан традициянең чагылышы.

Бүтән андый милли рухтагы һәйкәлләребез юк дәрәҗәсендә. Дөрестән дә, сезнең соравыгыз шундый уйларга этәрә. Бармы безнең милли рухиятны чагылдыра торган, милли үзенчәлекләрне чагылдыра торган һәйкәлләребез? Әллә алар бик аз дәрәҗәдәме? Миңа калса, алар бик аз дәрәҗәдә һәм Татарстанда әле бу юнәлештә әле эшләргә дә эшләргә.

Тукай һәм Җәлил фигураларына һәйкәлләр куелган. Без алар турында бик күп сөйлибез, әмма алардан башка безнең күпме бөек шәхесләребез бар. Күпме безнең бөек сәясәтчеләребез бар.

Минем өчен бик шатлыклы хәбәрнең берсе – ул Садри Максудига һәйкәл кую. Миңа калса, Гаяз Исхакый аерым һәйкәлгә лаек. Безнең башка сәясәтчеләребез дә һәйкәлләргә лаеклы дип уйлыйм.

Алабугадан башка җирдә безнең ханнарыбыз тарихы бернинди һәйкәлдә дә чагылмаган. Ул яктан Казан ханлыгының ядкарьләре һәйкәле идеясе бик тә кызык. Бу җәмәгатьчелек арасында йөри торган идея генә. Кабан күле буена куелса, туристик, милли рухият, гомумән, халыклар дуслыгы ягыннан бик тә кызыклы булыр кирәк.

"Каршылыклы фигураларга һәйкәлләр куела башлады"

Кызганыч, соңгы арада каршылыклы, бәхәсле фигураларга һәйкәлләр куела башлады. Белгәнегезчә, 2000 еллар башында бездә Петр I гә һәйкәл куелырга тиеш иде, әмма куелмады. Бу , миңа калса, бик тә дөрес. Чөнки күп кенә Россия халыклары тарихында ул бик тә каршылыклы фигура. Шулай ук Екатеринага да һәйкәл куеларга тиеш булган. Ул да каршылыклы фикерләр уята, чөнки аның татар тарихы өчен уңай ягы да, тискәре ягы да бар. Мондый каршылыклы фигураларга ничектер иҗади яктан үзенчәлекле якын килү кирәктер. Мәсәлән, Хрущевка Эрнст Неизвестный куйган һәйкәлнең бер ягы кара, бер ягы ак. Әгәр дә шулай куелса, миңа калса, дөрес.

- Бу алымны теләсә кайсы һәйкәлгә карата да кулланып булмыймы?

- Миңа калса, Татарстанда булсынмы, Россиядә булсынмы берничә фигурага беркайчан да һәйкәл куелырга тиеш түгел. Ул фигураларның әзрәк уңай яклары булса да, алар бик күп тискәре эшләр башкарган шәхесләр. Алар - Сталин һәм Явыз Иван. Аларга Татарстанга һичкайчан һәйкәл куелмас дип өметләнәм. Ниндидер аерым энтузиастлар бу идея белән йөри, әмма халыклар дуслыгы, тотрыклык өчен бу бик тә начар идея.

- Татарстанда Сталинга Чирмешәндә бер һәйкәл куелды, Арчада барельефы бар инде.

- Мин рәсми рәвештә куелган һәйкәлләр турында сүз алып барам. Әлбәттә, һәр кеше үзенең йортының арткы ягында, шәхси җир кишәрлегендә ниндидер һәйкәл куя аладыр, әмма рәсми рәвештә, рәсми кешеләр белән ачыла торган һәйкәлләр арасында беркайчан да менә шундый каршылыклы фигуралар булырга тиеш түгел.

"Район үзәгендә иң матур бина - администрация"

- Президент үзенең юлламасында районнардагы төзелеш-архитектура бүлекләрендә эшләүчеләр арасында үз һөнәренең белгече булганнар аз дип билгеләп үткән иде. Бу өлкәдә югары дәрәҗәдәге белгечләрнең булмавы районнарда күзгә чагыламы?

- Әлбәттә, район үзәгенә иң матур бина – ул администрация бинасы. Күп очракта алар 70-80 елларда райком өчен төзелгән биналар. Алар рәвештә төзелгән һәм ниндидер милли үзенчәлекләрне, Татарстан үзенчәлекләрен исәпкә алмаганнар.

Әйе, алар матур, алар янында ниндидер чыршылар үсә. Биналар матур буялган, әмма архитектура ягыннан хәтта белгеч булмаган кешегә дә ямьсез булып күренә.

Безгә Үзбәкстан, Казахстан, Төрекмәнстан, Әзербәйҗан тәҗрибәләренә карарга кирәк. Анда туксанынчы, 2000 елларда милли архитектура булдырылды. Милли үзенчәлекләр барлыкка килде һәм алар тарихны, мәдәниятне архитектура эченә керттеләр. Мәсәлән, Астана, Ашхабадны карагыз. Анда нинди матур биналар барлыкка килде, мәчетләре яңа типта. Шундый биналар төзү, архитектур мәктәбе безнең шәһәрнең тарихын үстерә алыр, шәһәрнең һәм район үзәгенең үзенчәлекләрен күрсәтә алыр иде. Бу безнең татар архитектурасының яңарышы булыр иде.

XIX, хәтта XVIII гасырларда архитектура традицияләре булган һәм аларны торгызырга кирәктер дип уйлыйм. Аларның күбесе агач йортлар иде һәм күбесе сакланмаган. Әмма Россия киңлегендә күпме татар бистәләре булган.

"Казанда биш татар бистәсе булган"

Безнең үзебезнең Казаныбызда биш татар бистәсе булган. Без бары тик бер бистә тарихы турында гына беләбез. Ә бит өйрәнелмәгән, кешегә җиткерелмәгән мәдәни пластлар шактый.

Томсктагы татар бистәсе нинди матур. Ул хәзер инде бетерелә бара, әмма Томск шәһәрендә татар архитектурасының үзенчәлекләрен күреп була. Халкыбыз бу шәһәрләрне үз акчасына салган, архитекторларны чакырганнар. Алар милли үзенчәлекләрне өйрәнгәннәр. Бу милли үзенчәлекләр нигезендә матур биналар төзегәннәр.

Бу бай мирасны, миңа калса, торгызырга да торгызырга. Район үзәкләрендә белемле, иҗади яктан көчле архитекторлар булса, алар бу мирасны торгызачак. Торгызыр гына түгел, ә, Алла боерса, үстерерләр дә. Без XVIII, XIX гасыр мирасына таянырга тиеш, әмма шул ук формаларны торгызырга гына түгел, ә үстерергә дә тиешбез. Менә шул яктан Казахстан, Үзбәкстан, Төрекмәнcтан, Әзербәйҗан тәҗрибәләре бик тә кызык булып тора.

- Ни сәбәпле бездә моңа игътибар бирелми?

- Соңгы арада Казанда мөселман, татар традицияләрен үз эченә кертә торган биналар азрак барлыкка килә башлады. Мәсәлән, Казансу буена карасак та, Ривьера янында безнең түгәрәк бина бар. Ул чатыр стиле нигезендә төзелгән. Соңгы арада Болгарда төзелгән Ак мәчет, Болгар цивилизациясе музее, порт бинасы архитектура ягыннан бик тә үзенчәлекле. Мин архитектура белгече түгел, әмма тарихчы, тарихи традицияләрне белгән кеше буларак, минем өчен бу биналар бик тә күңелгә ятышлы.

Яңа татар бистәсендә булачак проект бик тә кызыклы. Анда күп катлы биналар гына түгел, ә “Шәрык базары”, “Шәрык капкалары” дип аталучы проект булыр. Бу милли архитектураны үстерә торган биналар булыр дип өметләнәм.

"Яңа татар бистәсенең язмышы бик аяныч"

- Яңа татар бистәсенә сәяхәт бу урынга игътибарның зур икәнлеген күрсәтте. Яңа татар бистәсендәге иң күренекле объектлар дип кайсыларын атап китеп була?

- Яңа татар бистәсенең язмышы бик тә аяныч. Аның 95 процент биналары инде сүтелгән.

Бу процесс күптәннән, Совет заманы башыннан ук бара һәм туксанынчы елларда, 2000 еллар башында дәвам итә. Без, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, бу объектлар буенча экскурсияләр уздырабыз.
Андагы биналар арасында Иске-Таш мәчете (аңа тиздән 215 ел тула). Әле торгызылмаган матур гына Ак мәчетебез бар. Белүемчә, бу бина мөфтияткә бирелде, әмма ул әле торгызыла башламаган. Алла Боерса, без бу торгызу процессын күрербез дип өметләнәм.

Шулай ук безнең Ал мәчет бар. Хәзер анда Исламны кабул итүгә 1000 еллыка багышланган мәдрәсә. Шулай ук анда безнең Мазут йорты, Якуб Козлов бинасы дигән үзенчәлекле объект бар. Анда шулай ук берничә агач йорт бар әле.
Һәм, әлбәттә, Татар зираты. Безнең бөтен бөек шәхесләребез шунда җирләнгән дисәң дә була.

Бу санап кителгән биналар сакланырга һәм алар янында мохит торгызылырга тиеш. Аерым бина янында мохит торгызылмаса, аның әһәмияте кими төшә. Ни өчен безгә Иске татар бистәсе кадерле? Андагы мәчетләребез янында кечкенә генә агач йортлар сакланган. Аларның барысы да зур әһәмияткә ия дип әйтеп булмый, әмма анда мохит бар. Ул сакланып калган. Шул яктан Иске татар бистәсе безнең өчен кызык булып тора.

Яңа татар бистәсендә дә андый мөмкинлекләр булса иде. Мәсәлән, 15 ел элекме соң, Әмирхановлар йорты сүтелде. Миңа калса, аңа багышланган бер музей ачылырга тиеш. Фатих Әмирхан, Зариф Әмирхан, Хөсәен Әмирхан – бөтен Әмирханнар торган йорт. Ул торгызылырга тиеш һәм ул татар агач архитектурасының традицияларен дәвам итәр иде, бәлки.

Шулай ук анда Әмирхания мәдрәсәсен торгызылу мөмкинлеге дә бардыр. Безнең Иске татар бистәсе белән Яңа татар бистәсен бер туристлык маршрут итү турында проектыбыз, концепциябез бар. Пләтән яклары, Фатхуллин урамнарында сакланып калган иске агач йортларны саклап калырга кирәк. Шәһәр бу йортларга күбрәк игътибар итсен иде. Анда туристлык маршрут узса, бу йортларны карап, аларның хуҗалары белән сөйләшеп, Әҗем мәчетеннән бу йортлар буйлап туристлар узар иде. Бу урамнан Яңа татар бистәсенә чыгып булыр иде.

Бу шундый зур туристлык маршрут булыр иде. Иске татар бистәсе, Пләтән бистәсе, Әҗем мәчете, Фатхуллин урамнары, калган агач йортлар һәм аннан соң без яңа татар бистәсенә чыгабыз. Андагы калган объектларны күрәбез һәм яңа биналарга терәлеп басабыз. Бу Хай-тек стилендә булган күп катлы биналар, милли үзенчәлекләрне үз эченә алган Шәрык капкасы, Шәрык базары. Менә шундый тарихтан, бай мирастан без без яңарышка килеп җитәбез.

Бу хыялны тормышка ашыру өчен, без матбугат чараларының игътибарын җәлеп итәргә тиеш. Без күбрәк чаралар күрергә тиеш һәм концепцияне төзеп аны җәмәгатьчелеккә, дәүләт органнарына тәкъдим итәргә тиеш булабыз.

"Бистә бәйрәме проектыбыз бар"

- Печән базары шикелле ниндидер чара уздырыргадыр, бәлки?

- Безнең шундый проектыбыз бар – ул бистә бәйрәме. Печән базарына ошаган булсынмы яисә башкачарак булсынмы, әмма шундый чаралар күбрәк уздырсак, без җәмәгатьчелекнең игътибарын бу җирлеккә җәлеп итәрбез. Бәлки дәүләт органнары тарафыннан бу биналарны гына түгел, ә киңлекне, җирлекне, мохитне саклап калу турында карар кабул ителер.

Татарстан тарафыннан башка Россия шәһәрләрендә булган татар бистәләрен, биналарын саклап калу буенча ниндидер аерым гамәлләр эшләнергә тиеш. Бәлки, андагы җирлектәге хакимият белән бергәлектә аерым программа булырга тиештер.

Бу татар бистәләренә аерым зур игътибар кирәк. Алар бетеп бара. Иң беренче чиратта - Томск. Бу бик тә аяныч хәлдәге бистә. Хәзер сүтелеп бара. Анда бик-бик матур биналар бар.

Оренбург, Әстерхан, Каргалы, Төмәндә берничә йортыбыз бар. Уфа татар мөһитле шәһәр һәм һәм анда да тарих белән бәйле биналарыбыз бар. Аларга аерым игътибар кирәк.

"Һәйкәлләр интерактив булырга тиеш"

- Чит илләрдә тарихи вакыйгаларга бәйләп күп һәйкәлләр куела. Мәсәлән, татар тарихына сәнәкчеләр фетнәсе, лашманчылар, ачлык белән бәйле тарихи вакыйгаларга һәйкәлләр кирәкме?

- Мин санап киткән тарихи шәхесләребезгә һәйкәл кую идеясе – ул ниндидер баланс өчен кирәк. Миңа калса, ул баланс барлыкка килгәч, милләткә кагылышлы һәйкәлләребез барлыкка килгәч, башка милләтләрнең тарихына кагылышлы һәйкәлләр белән тигез дәрәҗәдә булгач башкасына тотынырга була. Аерым шәхесләргә багышланмаган, ә аерым вакыйгаларага, кызыклы риваятьләргә багышланганнарын куярга. Мәсәлән, мин әйтеп киткән Казан ханлыгы ядкарьләре идеясе дә шул ягыннан күбрәк күңелгә ятышлы.

Татарстанда, Россиядә һәйкәлләрне аерым шәхесләргә куерга тырышалар. Миңа калса, ул бик отышлы идея түгелдер. Кешеләрне күбрәк кызыклы риваять белән бәйле булган һәйкәлләр җәлеп итә. Мәсәлән, Бауманда Казан мәчесенә куелган һәйкәл бик күпләрнең игътибарын үзенә җәлеп итә. Камал театры каршындагы Шүрәлегә багышланган композиция дә кешеләрне кызыксындыра.

Алар кызыклы һәм интерактив булырга тиеш. Мәсәлән, минем шундый тәҗрибә ишеткәнем бар. Лондонда королева Виктория һәйкәле яныннан узып киткәндә, турист бер программага керә һәм аңа королева Виктория шалтыратып үзенең тарихы турында сөйли башлый. Бу безгә бик оргиналь булып күренә, әмма туристик дөнья шундый юл буенча бара һәм безгә дә һәйкәлләрне интерактив итәргә кирәк. Минемчә, без һәйкәл белән кара каршы тып-тын гына басып торырга тиеш түгел.

Ә шундый тарихи вакыйгаларга: сәнәкчеләр фетнәсенә, ачлык елларына бәйле булган һәйкәлләребез Казанда гына түгел, ә кечкенәрәк шәһәрләрдә, район үзәкләрендә булырга тиеш дип уйлыйм. Чапан сугышы булган, аннан соң XVII, XVIII гасырда баш күтәрүләр игътибарга лаек вакытлар. Әлбәттә, ул хәзер каршылыклы вакыйгалар дип санала, әмма бу каршылыкларны иҗади эшкәртеп буладыр дип уйлыйм.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100