Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ш.Гафаров ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе булды
Фәрит Мөхәммәтшин яңа оешкан командага уңышлы һәм актив эшчәнлек алып барырга киңәш бирде
(Казан, 22 апрель, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының унынчы утырышында депутатлар ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе вазыйфасына Шамил Гафаров кандидатурасын хуплап тавыш бирде. Парламентарийларга аның кандидатурасын ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдим итте.
Президент үз чыгышында билгеләп үткәнчә, елдан-ел ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының Хөкүмәт тарафыннан кабул ителә торган карарларны аналитик, хокукый, оештыру-техник яктан әзерләү һәм аларны тормышка буенча эш күләме арта бара.
“Шамил Хәмит улы Гафаров 2005 елның май аеннан бирле Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратын җитәкли. Аның катнашында республикадагы социаль-икътисади вәзгыятьне чагылдырган документлар эшләнә”, - диде Р.Миңнеханов.
Шамил Гафаров 2005 елдан бирле “Татарстан Республикасы Электрон Хөкүмәте” проектын гамәлгә ашыру буенча координацион төркемне җитәкли. Ул шулай ук юл хәрәкәте иминлеге буенча республика комиссиясенә җитәкчелек итә. Аның кул астында 2007 елда ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы карамагында спутник аша мониторинглау буенча диспетчерлык үзәге оешкан. Шамил Гафаров, ТР Премьер-министры йөкләмәсе нигезендә, дәүләт хакимият органнары һәм ТР Дәүләт Советы арасындагы бәйләнешләрне координацияләү эшен алып бара.
“Аның принципиальлеге, законнарны төгәл үтәве һәм республика районнарын, сәнәгать өлкәсен яхшы белүе аркасында, ТР Министрлар Кабинеты һәм ТР Дәүләт Советының республика шәһәр һәм район муниципаль берәмлекләре башлыклары белән бәйләнешләре буенча эшчәнлек югары дәрәҗәгә күтәрелде”, - диде Рөстәм Миңнеханов, аның әзерлекле җитәкче дип билгеләп үтеп.
Бүгенге утырышта шулай ук Николай Никифоров ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры; Зилә Вәлиева ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Мәдәният министры итеп расланды.
Аннан соң, Рөстәм Миңнеханов сүз алып, бүген депутатлар белән берлектә республика Хөкүмәтен формалаштыруларын белдерде һәм, яңа Президент буларак, парламентарийларга аның тәкъдимнәрен хуплаганнары өчен рәхмәт әйтте.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Премьер-министры, аның урынбасарлары, кайбер министрларның раслануын билгеләп үтеп, республика Хөкүмәтенең, вакытны әрәм итмичә, киңәшләшеп һәм әзерлекле рәвештә, Татарстанның социаль-икътисади үсеше буенча агымдагы һәм перспективадагы бурычларны хәл итүенә ышаныч белдерде. Парламент башлыгы яңа оешкан командага уңышлы һәм актив эшчәнлек алып барырга киңәш бирде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз