news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ш.Гафаров: “ТР җитәкчелеге балалар катнашындагы транспорт һәлакәтләре күплегенә борчыла”

Балалар гомерен өзгән һәлакәтләр 11 районда куркыныч “үсештә”

(Казан, 15 октябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Быел 9 айда Татарстан территориясендәге юлларда 3884 транспорт һәлакәте булган, шуларда 471 кешенең гомере өзелгән, 4963е имгәнгән, җәрәхәтләнгән. Узган елгы шушы ук вакыттагыдан транспорт һәлакәтләре 4,3 процентка кимрәк булса да, тынычланырга бернинди дә нигез юк.

Бүген юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте комиссиясе утырышы башланыр алдыннан ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов журналистларга шул хакта басым ясап әйтте. Әлеге комиссия рәисе, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров утырышта бу мәсьәләгә аеруча игътибар юнәлтеп, юл-транспорт һәлакәтләрен киметүгә юнәлтелгән федераль өстенлекле программаны республиканың 21 районы үтәмәгән, диде. Бу җөмләдә ул Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Арча, Әтнә, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Нурлат, Балык Бистәсе, Саба, Спас, Тәтеш һәм Ютазы районнарын аерым телгә алды.

Ш.Гаффаров сүзләренчә, республика җитәкчелеге бигрәк тә балалар катнашындагы транспорт һәлакәтләре күплегенә борчылу белдерә, чөнки балалар һәм үсмерләр катнашындагы һәлакәтләр саны былтыргыдагыдан 21 районда артып, республика буенча 15,1 процентка күбрәк булган: балалар катнашында 9 айда 464 һәлакәттә 23 бала фаҗигале төстә үлгән һәм 476сының төрле дәрәҗәдә тәне каза күргән, диде. Андый һәлакәтләр исә Нурлат районында 4 тапкырга, Менделеевскида 3 тапкырга, Актаныш районында 2,5 тапкырга, Мамадыш районында 2,3 тапкырга, Түбән Кама, Югары Ослан белән Спас районнарында 2 тапкырга күбрәк. Балалар гомерен өзгән һәлакәтләр 11 районда куркыныч “үсештә”: Яшел Үзән районында 4 бала һәлак булган, Чаллының Тукай районында - 3, Арча белән Менделеевскида – 2шәр һ.б.

Республика муниципаль районнарындагы юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча комиссияләре рәисләренә исә балалар катнашындагы транспорт һәлакәтләре артуы сәбәпләрен ачыкларга, бу хәлне уңай якка үзгәртү өчен чараларын күрергә һәм 1 ноябрьгә кадәр шул мәсьәләдә Хөкүмәт комиссиясенә җавап бирергә кушылды. 21 ноябрь – Бөтендөнья юллардагы транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне уңаеннан, уку йортларында класс сәгатьләре, ата-аналар җыелышлары, транспорт һәлакәтләрен кисәтү һ.б. чаралар күрергә йөкләнелде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100