news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәфкать туташларына үпкә чире белән авыручылар янына бару 27 меңгә төшә

Республика клиник туберкулезга каршы көрәш диспансеры Равил Вәлиев бүген журналистлар белән очрашуда игътибарны үпкә чиренә каршы көрәштә туган проблемаларга юнәлтте

(Казан, 23 март, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Республика клиник туберкулезга каршы көрәш диспансеры Равил Вәлиев бүген журналистлар белән очрашуда игътибарны үпкә чиренә каршы көрәштә туган проблемаларга юнәлтте. Бүгенге көндә туберкулезга каршы көрәш хезмәте яшь белгечләргә кытлык кичерә. Табибларның күбесе – пенсия яшендәге кешеләр. Яшьләр аз хезмәт хакына диспансерга эшләргә килми.
Шәфкать туташлары участокларга карый торган авырулар янына еш йөри алмый. Чөнки юл чыгымнары зур. Айга бер участокка караган 20-30 авыру янына бару өчен юлга 27 мең сум акча кирәк. Ә бит алар 5-6 мең сум күләмендә генә хезмәт хакын ала. Пациентларның да күбесе – эшсезләр. Алар өчен хастаханәгә кадәр килү авыр була. Димәк, бүген әлеге проблеманы республика күләмендә хәл итәргә кирәк, дип саный Равил Вәлиев.
Республикага башка төбәкләрдән күчеп килүчеләр арасында үпкә чире белән авыручылар санының зур булуы тагын бер проблема булып тора. Узган ел мигрантлар арасында туберкулез белән авыручылар 4,5 тапкырга күбрәк иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100