news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Шәфика Котдусова тууына 100 ел тула
18 март көнне күренекле җырчы, ТАССРның атказанган артисткасы Шәфика Котдусова тууына 100 ел тула
Скопировать ссылку
(Казан, 12 март, “Татар-информ”). 18 март көнне күренекле җырчы, ТАССРның атказанган артисткасы Шәфика Котдусова тууына 100 ел тула.
Шәфика Котдусова 1910 елда Севастополь шәһәрендә мулла Йосыф Рәхимов гаиләсендә дөньяга килә. Шәфика яшьли бик әйбәт тәрбия ала. Укытучысы Патша сараенда фрейлина булган, Смольный туташлар институтын тәмамлаган Елена Строменская була. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Шәфика Котдусова Мәскәү консерваториясенә керергә тели, әмма социаль килеп чыгышы аркасында ул бу мөмкинлекне тормышка ашыра алмый. Севастопольгә кайткач, җирле үзешчән ансамбльләрдә чыгыш ясый. Аеруча аның У.Гаджибәкнең “Аршин мал алан” музыкаль комедиясендәге Гөлчәһрә роле уңышлы килеп чыга.
1936 елда Шәфика Котдусова Симферопольнең музыка училищесына вокал бүлегенә укырга керә. Анда ул “опера җырчысы” белгечлеген ала. Уку йортын тәмамлагач, җырчы Кырым дәүләт җыр һәм бию ансамблендә җырлый башлый. Әмма Шәфика Котдусова һәрвакытта да опера җырчысы булырга тели. 1937 елда Кырымда ачылган опера һәм балет театры озак яшәми. Шуңа күрә 1941 елда ул Казанга килә. Шунда Шәфика опера театрының атаклы җырчысына әверелә. Ул Вердиның “Риголетто”, Пуччининың “Тоска”, Россининың “Севильский цирюльник”, Гуноның “Фауст” операларында атаклы партияләр башкара.
Кырым татарларын сөргәннән соң, Шәфика Котдусова да эштән чыгарыла. Мәскәүгә килеп, Олег Лундстрем джаз коллективында җырлый. Вокалчылар конкурсында җиңгәннән соң, “Мәскәү концерты” мәдәни учреждениесенә эшкә алына. Иван Козловский, Зара Долуханова һәм Рәшит Бәйбутов белән бергә иҗат итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2