news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Шәфәгать Тәхәветдинов –Казан шәһәренең Мактаулы гражданы

Бүген Ратушада Казан шәһәренең социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткән шәхесләрне хөрмәтләделәр

(Казан, 30 август, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). Республика һәм шәһәр көнендәге традициягә тугры калып, бүген Казан Ратушасында башкаланың социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткән шәхесләрне хөрмәтләделәр. Билгеле булганча, 2005 елдан башлап бу көнне «Казанның Мактаулы гражданы» исеменә лаек булучыларны бүләклиләр. Казан шәһәр Думасы депутатлары карары белән быел әлеге мәртәбәле исем 3 легендар шәхескә – язучы Василий Аксеновка, 1960-1976 елларда КПСС ның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре булган күренекле дәүләт эшлеклесе Фикрәт Табеевка һәм «Татнефть» ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхәветдиновка бирелде. Казанның олы бүләге Фикрәт Табеевка март аенда, ул 80 яшьлек юбилеен билгеләп үткән көннәрдә тапшырылган иде. Ә каты авырып китү сәбәпле, әлегә бүләкне ала алмаган Василий Аксеновка ул соңрак тапшырылачак.
Бүген Ратуша залында башкала мэры Илсур Метшин тантаналы шартларда Казанның быелгы Мактаулы гражданнарының берсе – Шәфәгать Тәхәветдиновка моны раслаган грамота, таныклык һәм күкрәк билгесе тапшырды. Аның исеме «Казанның Мактаулы гражданнары» китабына кертелде. Казан башлыгы Шәфәгать Тәхәветдиновның Татарстан башкаласының социаль-икътисади үсешенә керткән өлешен, һәм каланың ил, дөнья аренасында дәрәҗәсен күтәрүдәге ролен югары бәяләде. Ул җитәкләгән «Татнефть» җәмгыяте соңгы елларда Казанда «Тузган торакны бетерү» программасын бетерүдә актив катнашты, Казанның мең еллыгына әзерлек һәм үткәрү буенча компания көче белән зур күләмле эшләр башкарылды. Алар исәбендә «Казан Кремле» тарихи-архитектура музей-тыюлыгын реставрацияләү, Кол Шәриф мәчете һәм Благовещение чиркәвен яңадан торгызу, югары уку йортларын, шул исәптән Казан дәүләт университеты биналарын төзекләндерү һ.б. Илсур Метшин ассызыклаганча, Казан метросының хыялдан чынбарлыкка әйләнүенә дә «Татнефть» нең өстәмә табышлары ярдәм иткән. Шәфәгать Тәхәветдинов җитәкләгән нефть гиганты республикада, шул исәптән Казанда профессиональ һәм масса-күләм спортны үстерүгә киңкырлы өлеш кертеп килә. Казан башлыгы аның балалар спортын һәм хоккейны үстерүгә керткән өлешен югары бәяләде. Ул җитәкләгән «Ак Барс» хоккей клубының Россия чемпионы исеменә һәм Ауропа Чемпионнары кубогына ия булуы, Казанда 10 мең тамашачы сыйдырышлы «Татнефть-Арена» калкып чыгу, Казан районнарында хоккей тартмалары төзелү шуларны раслап килә. Илсур Метшин Казанның югары бүләгенә лаек булган бу шәхескә хезмәтендә яңа казанышлар һәм җиңүләр, сәламәтлек теләде.
Шәфәгать Тәхәветдинов үзе бу олы бүләккә лаек булуны «Татнефть» нең барлык коллективының казанышларын тану дип бәяләде. Ул Казанның Мактаулы гражданы буларак бирелгән 30 мең сум акчаны Казан шәһәренең 1 нче балалар хастаханәсенең патология белән туган сабыйлар бүлегенә тапшырды. Баш табиб Камил Закиров белдергәнчә, бу акчалар сабыйлар өчен караватлар алуга тотылачак.
«Казанның Мактаулы гражданы» исеме тарихына килгәндә, революциягә кадәр бу олы исем дәүләт, сәүдә-икътисади, хәйрия эшчәнлеге аша Казан үсешенә зур өлеш керткән затларга бирелгән. 1864-1894 елларда бу исемгә лаек булучылар арасында Казан, Пермь, Вятка губерналары генерал-губернаторы А.Тимашев, финанс министры М.Рейтерн, вице-адмирал И. Лихачев һ.б. бар. Октябрь революциясеннән соң, бу мактаулы исем бетерелә. Совет чорында ул бары бер тапкыр 1987 елда гына бирелә. Ул вакытта Казан шәһәренең Мактаулы гражданнары исемлеген В.И. Ленин, Б.Урманче, Б.Арбузов, М.Девятаев, Н.Исәнбәт, Г.Бәширов, Я.Чанышев, В.Глушко тулыландыра. Шуннан соң 2005 елга кадәр бу исем бирелми. Ул Казанның 1000 еллыгы алдыннан гына кабат яңартыла. 2005-2007 елларда шәһәрнең «алтын фонды»н Борис Ельцин, Владимир Путин, Минтимер Шәймиев, Камил Исхаков, Альберт Камалиев, Миркасыйм Госманов, Харис Якупов, Илһам Шакиров, Әсгать Галимҗанов һ.б. күренекле затлар тулыландырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot