news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Шәехзадә Бабич үзе исән чакта чыккан бердәнбер шигырьләр җыентыгы кабат нәшер ителде

Җыентыкның үзенчәлеге шигырьләрнең автор язганча саклануында, аларга төзәтмәләр кертелмәгән.

Шәехзадә Бабич үзе исән чакта чыккан бердәнбер шигырьләр җыентыгы кабат нәшер ителде
bashinform.ru

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Башкорт корылтае Шәехзадә Бабичның исән вакытта чыккан бердәнбер шигырьләр җыентыгын яңадан нәшер итте. Китап «Йәш Башҡортостан. Зәңгәр жырлар» («Молодой Башкортостан. Голубые песни») дип атала. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.

Китапны 1918 елда Оренбург шәһәрендә «Тулкын» яшьләр оешмасы чыгарган булган.

Корылтайда хәбәр итүләренчә, җыентыкның үзенчәлеге шигырьләр автор язганча саклануда, аларга төзәтмәләр кертелмәгән.

Басманың һәр өлешендә башкорт гаскәрләренең хәрәкәте турында бәян ителә, 1919-1920 елларда Петроградтагы башкорт частьларының тормышы, аларның хәрби хәрәкәтләрдә каинашуы турында фотосурәтләр, документлар тәкъдим ителгән.

Китапта Башкортстан Республикасы барлыкка килү турында мәгълүмат бар, Петроград янындагы каты сугышларның нәтиҗәләре турында сөйләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot