news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Шәехзадә Бабич татар әдәбиятында үз урынын алырга тиеш

Шәехзадә Бабич татар әдәбиятында үз урынын алырга тиеш

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ», Дания Моисеева). Бүген Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында (ИЯЛИ) күренекле татар шагыйре Шәехзадә Бабичның тууына 110 ел тулуга багышланган фәнни-гамәли конференция узды. Анда галимнәр әдипнең күпкырлы иҗатына фәнни бәяләмә бирде һәм аның катлаулы тормыш юлы турында сүз алып барды.

Шәехзадә Бабич (1895—1919) Уфа губернасының Бөре өязе Әсән авылында туган. Аның иҗатын һәм тормыш юлын өйрәнүче язучы, галим Галимҗан Гыйльманов та шул авылныкы. Ул шагыйрьнең татар әдәбиятына кайтып җитү проблемасы турында кайгыртып сөйләде. Танылган татар шагыйре бүгенге көндә әле мәктәп дәреслекләренә дә кертелмәгән.

Г.Гыйльманов тарафыннан Ш.Бабичның журналист һәм артист эшчәнлеге, аның төрки дөнья белән мөнәсәбәте турында берничә китап чыгарырлык мәгълүмат тупланган. Ул әлеге танылган шәхесне татар мәдәниятенә тулысынча кайтару максаты белән югары даирәләргә мөрәҗәгать итәргә җыена.

Конференциядә чыгыш ясаучы филология фәннәре докторы Флүн Мусин Ш.Бабичның иҗатын узган чор әдәбиятына яңа караш кысаларында өйрәнү кирәклеген ассызыклады. Мәсәлән, аның элек атеистик караштан чыгып бәяләнгән «Газазил» поэмасына яңача бәя бирү һәм башкорт милли хәрәкәтенә кушылып кылган гамәлләренә карашны тиешенчә үзгәртү дә шуннан гыйбарәт.

Фәнни җыелышта, шулай ук ИЯЛИнең өлкән фәнни хезмәткәре Геннадий Макаров «Шәехзадә Бабич иҗатында XX гасыр музыка кораллары чагылышы» дигән доклад белән чыкты. Филология фәннәре докторы Марсель Әхмәтҗанов исә «Шәехзадә Бабич турында Зәбих Искужин» дигән темага чыгыш ясады.

news_right_1
news_right_2
news_bot