news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Шәехзадә Бабич китабының исем туе

Шәехзадә Бабич китабының исем туе

(Уфа, 2 март, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Бүген Уфада, Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге республика милли китапханәсендә Шәехзадә Бабичның тууына 110 ел тулуга багышланган ике мәдәни чара булып үтте.

Биредә Благовещен шәһәренең 2 нче санлы сәнгать мәктәбе мөгаллиме, танылган татар рәссамы Габдулла Әхмәтшинның шәхси күргәзмәсе ачылды. Анда авторның ике дистәдән артык картинасы урнаштырылган. Арада Шәехзадә Бабичка багышланганнары да бар. Гомумән алганда, Г.Әхмәтшинның эшләре милли тарихыбыз сәхифәләрен, мәдәниятебезне чагылдыра.

Күргәзмәгә Габдулла Әхмәтшин укучыларының да эшләре куелган. Майлы буяу, акварель, графика, пастель техникасы белән иҗат ителгән сурәтләр төрле темаларга язылган. Туган як матурлыгы, халкыбызның үткәне һәм бүгенгесе чагылыш тапкан ул картиналар тамашачыларга шулай ук бик тә ошады.

Республика милли китапхаәнәсендә Шәехзадә Бабичның 110 еллык юбилее уңаеннан үткәрелгән икенче чара да кызыклы булды. Биредә Шәехзадә Бабичның яңа гына Башкортстан «Китап» нәшриятында басылып чыккан «Халкым өчен» дип исемләнгән китабының исем туе үтте. Әлеге җыентыкка күренекле шагыйрьнең иң яхшы шигырьләре тупланган. Китапның исем туена язучылар, журналистлар һәм Уфадагы югары уку йортлары талиплары килгән иде. Өч мең данә белән нәшер ителгән китапка тантанада чыгыш ясаучылар югары бәя бирде һәм аның әдәбият сөючеләргә дә, укучылар, талиплар өчен дә яхшы кулланма булуачагын да билгеләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot