Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ш.Бабич исемендәге дәүләт бүләгенең яңа ияләре
Ш.Бабич исемендәге дәүләт бүләгенең яңа ияләре
(Уфа, 30 июнь, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Шәехзадә Бабич исемендәге яшьләр дәүләт бүләгенең быелгы ияләре мәгълүм булды. Быел бу премиягә тәкъдим ителгән 11 кешенең өчесе шушы югары бүләккә лаек дип табылды.
Бүләкләнүчеләрнең берсе - журналист. Башкорт телендә нәшер ителүче «Йәшлек» газетасының баш мөхәррире Сәлмән Ярмуллин Бабич бүләгенә үзенең «Ахырзаман – аяк астында» дип аталган публицистик җыентыгы өчен лаек булды. Башкортстан Милли яшьләр театры режиссеры Мөсәлим Кулбаевка исә мәртәбәле бүләк Григорий Горин белән Мостай Кәрим әсәрләрен уңышлы сәхнәләштергәне өчен бирелде. Бүләкләнүчеләрнең өченчесе татар егете. Уфа дәүләт сәнгать академиясенең махсус фортепьяно кафедрасы мөдире, талантлы музыкант Рөстәм Шәйхетдинов ул. Рөстәм әфәнде Бабич бүләгенә чит ил, рус һәм татар белән башкорт көйләрен искиткеч оста башкарганы һәм музыкаль белем бирү өлкәсендәге зур уңышлары өчен лаек булды. Рөстәм Шәйхетдиновның әтисе Рәҗәп Шәйхетдинов та күренекле музыкант, виртуоз баянчы һәм мөгаллим. Шулай итеп, талант буыннан буынга күчеп бара. Соңгы елларда Шәехзадә Бабич исемендәге дәүләт бүләгенә лаек булучылар арасында милләттәшләребез бөтенләй дә булмаган иде. Татар егетенең бу уңышы республика татар җәмәгатьчелеге өчен уртак куаныч булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз