Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әсгать Сәфәров журналистларны кешеләр турында күбрәк язарга өндәде
Вакыйгаларга, казанышларга гына түгел, кешеләргә күбрәк игътибар бирү мөһим, диде ул «Татмедиа» Республика матбугат агентлыгының коллегия утырышында.
(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров журналистларны кешеләр турында күбрәк язарга өндәде.
Ул илкүләм проектлар, программаларны яктырту белән беррәттән, игътибар үзәгендә һәрвакыт кешеләр булганын искәртте. «Республика халык тырышлыгы белән уңышлы үсеш ала», — диде ул «Татмедиа» Республика матбугат агентлыгының коллегия утырышында.
«Вакыйгаларга, казанышларга гына түгел, кешеләргә күбрәк игътибар бирү мөһим. Халык хезмәте, тырышлыгы нәтиҗәсендә, республика дәрәҗәсе арта, республика абруйлы кешеләргә бай — җәмәгатьчелек вәкилләре, спортчылар, галимнәр, башка өлкә белгечләре. Алар безнең өчен үрнәк булып тора, ул шәхесләр турында язарга кирәк, алар моңа лаек», — диде Әсгать Сәфәров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз