news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әсгать Сәфәров Язучыларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләвен җиткерде

Тинчурин театрында Татарстан Язучылар берлеге съезды бара.

Әсгать Сәфәров Язучыларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләвен җиткерде
Салават Камалетдинов

(Казан, 3 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан язучыларына ТР Президенты сәламләвен ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров җиткерде.

Президент татар әдәбияты үсешен бәяләгән. «Татарстан язучылар берлеге корылтаенда кабул иткән карарлар милләтебез үсешенә өлеш кертер дип ышанам», диелгән иде сәламләүдә.

Тинчурин театры залында Татарстан язучылар берлеге съезды башланып китте. Съездның Тинчурин театры залында барган төп мәйданчыгына видеоконференцэлемтә аша берлекнең Чаллы һәм Әлмәт бүлекчәләре кушыла.

Әсгать Сәфәров язучыларга дәүләт бүләкләрен һәм Рәхмәт хатларын тапшырды.

Бүләкләнүчеләр арасында 2020 елда вафат булган эзтабар язучы Шаһинур Мостафин да бар иде. Дәүләт бүләген улы кабул итеп алды.

Съездда рәсми кунаклар буларак, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова катнаша.

news_right_1
news_right_2
news_bot