news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әсгать Сәфәров «Татмедиа»ның яңа вендинг автоматын сынады

Газета һәм журналлар сату буенча автоматларны аэропортларда һәм хастаханәләрдә урнаштырачаклар.

Әсгать Сәфәров «Татмедиа»ның яңа вендинг автоматын сынады
Рамиль Гали

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ»). ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров «Татмедиа» басма продукциясен сату буенча яңа вендинг автоматын сынап карады.

Сәфәров автоматка кирәкле сумманы салып, тиешле позиция номерын җыйды һәм үз газетасын алды.

Хәзер басма продукцияне сатучыдан башка да теләсә кайсы вакытта сатып алырга мөмкин. Медиакомпаниянең вендинг автоматларында басма продукция 15 сумнан 150 сумга кадәр торачак.

Мондый автоматлар башта хастаханәләрдә һәм аэропортларда, ә алга таба аларны базар ихтыяҗларына карап урнаштырырлар дип планлаштырыла.



Галерея: «Татмедиа» агентлыгы коллегиясенең кинәйтелгән утырышы


news_right_1
news_right_2
news_bot