news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әсгать Сәфәров "Татмедиа" агентлыгы алдында бурычлар куйды

Ул 2018 елда булачак барлык вакыйгаларны тирәнтен яктыртырга кирәклеген әйтте.

Әсгать Сәфәров "Татмедиа" агентлыгы алдында бурычлар куйды
Султан Исхаков

 

(Казан, 29 гыйнвар, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, быел көтеләсе вакыйгалар белән бәйле рәвештә, "Татмедиа" агентлыгы алдында бурычлар билгеләде.

"Узган ел зур вакыйгаларга бай булды. Аларны яктырткан өчен рәхмәтемне белдерәсем килә", - дип мөрәҗәгать итте ул массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә коллегия утырышында.

Әсгать Сәфәров республиканың эзлекле үсешен дәвам иттергәнен, тулай төбәк продукт күләме 3 процентка диярлек үскәнен билгеләп узды. "Республика күп кенә күрсәткечләр буенча округта лидер булып тора", - диде.

Әсгать Сәфәров тискәре вакыйгаларга да тукталды. "Кызганыч, негатив вакыйгалар да булды – алданган өлешчеләр, банк өлкәсендәге вазгыять, шартнамә озайтылмау, телләрне укытуда үзгәрешләр – болар татарстанлылар өчен борчулы мәсьәләләр булды. Без республика җитәкчелегенең шушы вакыйгаларның тискәре нәтиҗәләрен киметү юнәлешендә башкарылган эшләрен халыкка җиткерүдә сезнең ярдәмгә өметләнәбез", - диде ул.

Әсгать Сәфәров күп кенә социаль бурычларның хәл ителеп килгәнен билгеләп узды. "2018 елда безнең алда республикабыз үсеше өчен зур максатлар куела", - диде. Президент сайлау вакыйгасы көтелүен искәртеп, ул : “Безнең бурыч – сайлау кампаниясен закон кысаларында, мораль һәм этик нормаларга буйсынып үткәрү. Ил өчен бу әһәмиятле вакыйгада мөмкин кадәр күбрәк татарстанлының катнашуы өчен тырышырга кирәк”, - диде.

Чираттагы вакыйга - футбол буенча дөнья чемиионаты. “Бу Татарстанның тагын бер кат халыкара аренада үзен күрсәтүе өчен шанс. Моннан тыш, республикада яшәүчеләр өчен бу зур бәйрәм. Шушы вакыйганы яктыртуда “Татмедиа” агентлыгына өметләр баглыйбыз", - диде.

2018 ел – Россиядә волонтерлык һәм үзиреклеләр елы. “Бу нисбәттән, “Татмедиа”га үзиреклеләр оешмалары белән үзара бәйләнешләрне үстерергә, алар хакында мәгълүмат җиткерергә кирәк", - дип белдерде Әсгать Сәфәров.

Мәдәният, тел белеме үсешенә игътибарны җәлеп итү максатларында, ул 2018 елның Татарстанда Лев Толстой елы булып игьлан ителгәнен искәртте һәм ел дәвамында аның белән бәйле чараларны яктырту кирәклеген әйтте.

"Шулай ук, бай тарихи мәдәни мирас турында да онытырга ярамый. Мөселман дин белеме, төрки халыкларның мәдәнияте үсешенә өлеш керткән бөек мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгын билгеләп үтәбез. Халкыбыз тарихы белән үзебез шөгыльләнмәсәк, ул беркемгә кирәк түгел", - диде Сәфәров.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100